Туган як

Сугыш хәрәкәте ветераннары көнендә "Күккә ашкан рота" акция-йөреше була

1 июль көнне Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне билгеләп үтелә. Бу –Россия өчен көрәшкән, сугышларда һәм кораллы конфликтларда катнашкан ир-атларны искә алу көне.

Шул уңайдан Түбән Камада  "Күккә ашкан рота" акция-йөреше була.

Бу хакта шәhәр администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада һәлак булган солдатларның әти-әниләре, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, запастагы хәрби хезмәткәрләр, иҗтимагый хәрби-патриотик оешма вәкилләре hәм башкалар катнаша.

17.00 сәгатьтә – Яшьлек урамындагы 7 нче йорт ("Кристалл" рестораны) янында колоннаны җыю һәм әзерләү;

 18.00 сәгатьтә – Төзүчеләр проспекты буенча сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәлгә кадәр йөреш булачак.

Шунда ук сугыш хәрәкәтләре ветераннары көненә багышланган тантаналы митинг узачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: