Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Сугыш каһарманнары онытылмый

9 май – элеккеге совет республикаларында һәм Европаның күп кенә илләрендә иң мөһим, күңел нечкәрткеч һәм данлы бәйрәмнәрнең берсе.

1945 елның 9 маенда Бөек Ватан сугышы тәмамланды. Ул 1941 елның 22 июнендә, 1939 елгы совет-герман килешүләрен бозып, фашистлар Германиясенең Советлар Союзына хыянәтчел һөҗүменнән башланды. Сугыш дүрт елга якын дәвам итте һәм кешелек тарихында иң зур кораллы бәрелешләрнең берсе булды. 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парады узды. Парад командиры маршал Константин Рокоссовский, парадны маршал Георгий Жуков кабул итте.

Парадта тантаналы марш белән сугыш азагында хәрәкәт иткән фронтларның җыелма полклары узды. Алда фронт һәм армия командующийлары барды. Парад Мавзолей итәгендәге басмага җиңелгән немец гаскәрләренең байракларын ташлаган 200 байракчы маршы белән тәмамланды.

Советлар Союзының Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясен җиңү көне илебездә иң хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе булды һәм булып кала бирә. Соңгы еллардагы данлы традиция буенча, Бөек Җиңү турында буыннар бәйләнеше һәм истәлек символы буларак, волонтерлар тарафыннан Георгий тасмалары таратыла.

Шулай ук бу көнне Бөек Ватан сугышы геройлары һәйкәлләренә чәчәкләр һәм веноклар салу, сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү буенча төрле чаралар уздырыла, бәйрәм концертлары, уку йортларында батырлык дәресләре, сугыш парадлары, бәйрәм салютлары һәм башкалар оештырыла.

«Үлемсез полк» сафларында

Бу – иҗтимагый хәрәкәт, аның максаты – Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында хәтерне саклап калу. Урам буйлап Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотосурәтләрен тоткан кешеләр колоннасы бара.

«Үлемсез полк» беренче тапкыр 2012 елның 9 маенда Томск шәһәрендә узды. Полк колоннасында ул вакытта 6000гә якын кеше ветераннарның 2000гә якын портретларын алып бардылар. Бу акцияне журналистлар башлады, ә бик күпләр аларны хуплады. Шуннан соң хәрәкәт Россиянең башка шәһәрләренә дә таралды. Хәзер бу традициягә әйләнеп бара. Бу хәрәкәттә һәрберебез дә катнаша ала, бернинди чикләүләр юк. «Үлемсез полк» кешеләрне берләштерә. Күпләр, ветераннарның фотоларын тотып, бар гаиләләре белән килә.

Акция коронавирус пандемиясе вакытында онлайн форматта узды.

«Үлемсез полк» хәрәкәте Уставы хәбәр иткәнчә, йөрешнең төп бурычы – Бөек Ватан сугышы чоры турында шәхси хәтерне саклап калу, шул ук вакытта, акциядә ирекле катнашу. Фронтта туганы сугышканмы, партизан яки тыл хезмәтчәне булганмы, әһәмияте юк, чөнки сугышта җиңүгә совет гражданнарының уртак тырышлыгы белән ирешелгән.

35 нче лицейның 11 нче сыйныф укучысы Азалия Котлыәхмәтова, 10 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Резеда Вахитова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X