Туган як

сугыш эзләре буйлап

НТР медиахолдингының производство бүлеге җитәкчесе, журналист Александр Комаров һәм видеооператор Рафаэль Рәкыйпов, «Вахта памяти» эзтабарлар отряды составында Карелиягә барып, Бөек Ватан сугышында яу кырында ятып калган совет солдатларының сөякләрен табуда, аларны җирләүдә катнаштылар.

НТР медиахолдингының производство бүлеге җитәкчесе, журналист Александр Комаров һәм видеооператор Рафаэль Рәкыйпов, «Вахта памяти» эзтабарлар отряды составында Карелиягә барып, Бөек Ватан сугышында яу кырында ятып калган совет солдатларының сөякләрен табуда, аларны җирләүдә катнаштылар.
Александрның һәм Рафаэльнең мондый сәфәрләргә беренче тапкыр гына барулары түгел. Бөек Ватан сугышында кан койгыч бәрелешләр булган шактый урыннарда һәлак булган йөзләрчә солдатларның сөякләрен, сугыш коралларын, башка төрле шәхси әйберләрен табуда катнашканнар. Шуңа күрә бу эштә тәҗрибәләре зур.
Алар эзтабарлар отряды составында 2015 елдан бирле йөри башлаганнар. Беренче мәртәбә Смоленск өлкәсендә (Ярцев районы) – 1941 елда бик көчле сугышлар булган урыннарда – казу-эзләү эшләрендә катнашканнар.
– Баштарак җиңел түгел иде. Чөнки эзтабарлар белән ныклап танышу, эшнең асылына тө-шенү өчен берникадәр вакыт кирәк. Соңыннан, ныклап өйрәнеп җиткәч, эзтабарлар белән аралаша башлагач, үзебез дә отрядка язылдык. Шуннан башланды, – дип искә ала Александр.
Алдагы елларда, нигездә, Смоленск өлкәсендәге сугыш булган урыннарга барсалар, соңгы елларда Волгоград өлкәсендә булганнар. Немецларның Сталинградка һөҗүмнәре вакытындагы кан койгыч сугышларның шаһиты булган урыннарда казу эшләрендә катнашканнар. Сугыш вакытында анда ике яктан да зур югалтулар булган. Яу кырында ятып калган күп сугышчыларның сөякләре табылган, шактыйларының исемнәре ачыкланган.
Ә менә быелгы сәфәр шул ягы белән үзенчәлекле: эзтабарлар отряды Карелиягә юл тоткан. «Непокоренная Колла» күле янында казу эшләре алып барганнар. Бу урын совет сугышчылары тарафыннан яуланмыйча калган. Шуңа күрә, имеш, бә-релешләрдә бирешмәгән урын буларак, финнар горур-ланып «Непокоренная...» дип атаганнар. Хәтта 1941 елда, илгә немецлар кергәч, алар бу урынга килеп, хәрби ант кабул иткәннәр, дип сөйләгәннәр.
Бөек Ватан сугышына кадәр, 1939-1940 елда, тарихка «Кышкы сугыш» дип кереп калган совет-фин сугышында һәлак булган солдатларның сөякләрен эзләгәннәр бу урын-нардан эзтабарлар. «Вахта памяти» отряды анда ике атна дәвамында эшләгән. Әлбәттә, сугыш аяусыз ин-де ул: һөҗүмгә барганда яки чигенгәндә, күпләп һәлак булган солдатларны бөтен йолаларына туры китереп күмү мөмкин түгел. Кышкы шартларда хәл аеруча кыен.
Полкташлары үлгән солдат-ларның коралларын һәм башка сугыш кирәк-яракларын гына алганнар да, юлларын дәвам иткәннәр. Шәхси әйберләре һәлак булган солдатның үзендә калган. Эзтабарларга солдатларның документлары, төрле язулары, газета кал-дыклары, кашыклары, флягалары, орден-медальләре һәм башка шәхси әйберләре табы-
лу шул хакта сөйли. Солдатларның шәхесен ачыклауда нәкъ менә шул әйберләр ярдәм итәләр дә инде.
– Әйтик, казу эшләре вакытында, солдатка хәрби кием бирүөчен, гражданский киемнәрен тапшыру исемлеге язылган до-кумент таптык, – ди Александр.
Эзләү эшләре тайгада алып барылган. Быелгы җәй бездә ничек коры булса, анда да явым-төшемнәр күзәтелмәгән. Бу исә эшкә уңайлыклар тудырган. Рафаэльнең сөйләвенә караганда, эзләргә килгән эзтабарлар отрядлары күп булган. «Оренбург өлкәсеннән, Мәскәүдән, Ямалдан һ.б. өлкә-ләрдән килгән отрядлар бар иде», – ди ул. Тырышлык юк-
ка булмаган, эзләнүләр вакы-тында бу урыннардан барлыгы 201 сугышчының сөякләре табылган. 41ен безнең эзтабар-лар отряды казып алган. Исем-нәре ачыкланганнары да бар.
– Араларында татарлар юк идеме, – дигән соравыма Александр:
– Татар фамилияле бер кешенең – Гатауллин Хәйрулла Шәриповичның сөякләре табылды. Адреслары да мәгълүм. Ул Башкортстаннан булып чыкты, – диде.
Мумиягә әверелгән баш мие (!) тапканнар. Агач төбендә, таш астына туры килеп, каска эчендә, шулай сакланган ул. Тиешле шартлар булган, күрәсең. «Скелет сөякләре, баш сөякләре табу – анысы гаҗәп түгел. Ә менә әлегә кадәр мондый табылдыкка юлыкканыбыз юк иде», – диде егетләр.Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, эзтабарлар эзлә-
нүләр алып барган урын-нардан ерак кына түгел якташыбыз, Советлар Союзы Герое Никита Кайманов та сугышкан. Шул тирәдәге Суоярви шәһәрендә нәкъ безнең Түбән Камадагы ке-бек Никита Кайманов исемен йөртүче урам да бар икән.
Бөек җиңүнең 75 еллы-гын билгеләп узсак та, ХХ гасырның иң кан койгыч сугышында һәлак булганнарның гәүдәләрен табып, аларның исемнәрен ачыклау һәм кабат җирләү дәвам итә. Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән энтузиаст эзтабарлар ярдәме белән ел саен хәбәрсез югалган, исемнәре билгесез йөзләрчә солдатларның сөякләре табыла,
кабат җирләнә. Әлбәттә, сугышларда һәлак булганнарның скелетлары табылу әле ул аларның исемнәрен белү дигән сүз түгел. Әгәр сугышчының шәхесен билгели торган әйберләре, яки документлары сакланмаса, аның кем булуын ачыклау мөмкин түгел. Андыйлар-ның сөякләрен җыеп, калдыкларын исемсез генә туганнар каберлегенә җирлиләр.
– Элекке казу эшләрен-дә катнаш-канлыктан, кайвакыт сөякләр яныннан солдатның исеме һәм аның турында кыскача мәгъ-лүмат язылган кәгазь са-лынган капсулалар (сол-
дат медальоннары) табыла иде. Алар, әлбәттә, сугышчының шәхесен ачыкларга бик ярдәм итә, – ди Александр.
Тик шунысы да бар: хәтта медальоннар табылган очракларда да, андагы язу-ларның вакыт һәм төрле табигый шартлар аркасында күренмәс хәлгә килгәннәре дә була икән.
Инде язманы тәмамлап, берничә тарихи мәгълүмат китерәсем килә. Карелия Республикасы территория-сендә 423 хәрби каберлек исәпләнә, аларда 57122 солдат күмелгән. Аларның 51631 енең исемнәре билгеле. Ни кызганыч, 5491 сугышчының исемнәре хәзерге көнгә ка-дәр мәгълүм түгел. РФ Обо-рона министрлыгының Үзәк
архивы мәгълүматлары буенча, Карелия фронтында барлыгы 150 меңнән артык хәрби хезмәткәр һәлак булган, шуларның яртысыннан артыгы хәбәрсез югалган яки билгеле бер җирләү урыны булмаган кешеләр санала. Ә чынлыкта, Карелия фронтында югалтулар 250 меңгә кадәр булырга мөмкин, дип фаразлана. Эз-табарларның эзләнүләренең максаты – Карелия фронтындагы сугышларда һәлак булган яки хәбәрсез югалган кешеләрне ачыклау.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: