Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

“Түбән Кама Нефтехим”ның генераль директоры һәм Башкарма комитет җитәкчесе “Сугышчан дан” музеенда булган

“Нефтехимик” отряды эзтабарлары үз хезмәтләре белән “Түбән Кама Нефтехим” ның яңа генераль директоры Игорь Климов, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин һәм шәһәрнең башка җитәкчеләре белән уртаклашкан. Хәтер һәм кайгы көнендә кунаклар “Нефтехимик” эзләү отрядының “Сугышчан дан” музеенда булган.

Музей атмосферасы сугыш чоры рухы белән сугарылган. Биредә отряд эшләгән елларда тупланган йөзләгән экспонат бар: хәрби патроннар, солдатларның шәхси көнкүреш әйберләре. Кунаклар сугыш башлануы турында тын да алмыйча тыңлаган.

“Нефтехимик” отряды музее 2 ел элек “Түбән Кама Нефтехим” ярдәмендә ачылган. Ул берничә тематик зонага бүленгән. Бу – хәрби окоп, хаос стенасы, авыл йорты, хәрби госпиталь. Табылдыклар арасында: дистәләрчә еллар җирдә яткан патроннар, минометлар, танк снарядлары, гранатлар, мылтыклар һәм башка сугыш атрибутлары.

2004 елда оешкан “Нефтехимик” отряды эзтабарлары елга ике тапкыр сугыш барган урыннарга чыга. Аларның төп бурычы – җирләмәгән кешеләрне эзләү. Алар җирдән меңнән артык солдат күтәргән, 31 сугышчының исемен ачыклаган. Эзләү эшләре әле дә бара.

Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, 2дән 4 миллионга кадәр солдат хәбәрсез югалган дип санала. Сугышчының шәхесе үлем медальоннары ярдәмендә билгеләнә. Әмма сугыш вакытта сугышчылар үлем медальоннарын сирәк тутырган. Бу начар билге дип саналган: тутырсаң – һичшиксез, һәлак буласың.

Кунаклар “Нефтехимик” отряды музееның бәяләмәләр китабында изге теләкләрен калдырган һәм үз тәэсирләре белән уртаклашкан.

Планда – даими рәвештә балалар өчен “Сугышчан Дан” музеена экскурсияләр оештыру һәм биредә укучылар өчен тарих дәресләрен үткәрү. Моның өчен “Түбән Кама Нефтехим” автобуслар да бирергә әзер.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев