Туган як

“Үлемсез полк”та 35 мең кеше катнашкан

Ике ел тынлыктан соң “Үлемсез полк” кабат Түбән Кама урамнары буйлап узды.

Йөреш “Тын аллея” тукталышыннан башланды. Шәһәр урамнары буйлап “Үлемсез полк” та 35 мең түбәнкамалы катнашкан. hәрберсенең кулында – Ватан хакына сугышкан һәм хезмәт иткән бабаларының портретлары. Алар җиңү бүләк иткән батырларны искә алдылар. hәрберсенең күзләрендә –“рәхмәт” сүзе .

Хор белән алар сугыш еллары җырларын җырладылар.

Тантана Җиңү монументы янында тәмамланды. Анда шәһәрлеләр Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: