Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Хәрби бурычын намус белән үтәгән

Түбәнкамалылар Украинада махсус операция вакытында һәлак булган Илнур Сибгатуллин белән хушлаштылар. Егет 26 февральдә Украина демилитаризациясе һәм денацификациясе буенча махсус операция вакытында һәлак булган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Илнурның туганнарының тирән кайгысын уртаклашты. «Кызганыч, безнең республика беренче югалтуларга дучар булды. Түбән Камада туып-үскән якташыбыз Илнур Сибгатуллинның үлеме турында кайгылы хәбәр килде. Сержант-контрактчы хәрби бурычын үтәгәндә чын батырлык үрнәген күрсәткән. Аның Ватанга хезмәт итү турындагы карары – үз халкының лаеклы улы булуы билгесе. Туганнары һәм якыннарының чиксез авыр хәсрәтен уртаклашабыз. Мәңгегә йөрәкләрдә!» – диде Рөстәм Миңнеханов.

Гвардия сержанты Илнур Сибгатуллин 1991 елның 19 сентябрендә туган. Башта 32 нче гимназиядә, аннан Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә укыган. Сыйныфташлары һәм укытучылары аны бары тик яхшы яктан гына искә ала. «Һәрчак ачык күңелле, ярдәмчел иде», – диләр алар.

Илнур, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан югары артиллерия команда училищесына укырга керә. Тик ике елдан соң үз теләге белән уку йортыннан китә.

2013 елның маенда Илнур Сибгатуллин контракт буенча хәрби хезмәткә алына һәм Ульяновск каласындагы 73612 нче һава десанты хәрби частенә җибәрелә. Өйләнгән, балалары юк.

Илнур Сибгатуллинны соңгы юлга озатырга район һәм шәһәр җитәкчеләре, туганнары, дуслары һәм башка йөзләрчә шәһәрдәшләр килде. «Ул үзенең хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды. Әти-әнисе, якын туганнары, дусларының авыр кайгысын уртаклашам. Нинди генә сүзләр әйтсәм дә алар кайгысын баса алмас. Илнур гомеренең соңгы минутына кадәр хәрби антына тугры калды. Үзенең хәрби бурычын үтәп, батырлык, ныклык һәм үз Ватанына тугрылыкның чын үрнәген күрсәтте. Тормышын Ватанга хезмәт итүгә багышлау карары – үз халкының лаеклы улы, чын батыр үрнәге булуын раслый. Илнур Фәнис улын белгән һәркемнең хәтерендә ул нәкъ менә шундый булып калыр», – дип, мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашты Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин. Митингта шулай ук Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, подполковник Михаил Давыдов чыгыш ясады.

Запастагы хәрбиләр, егетнең исемен мәңгеләштерү йөзеннән, ул укыган мәктәпкә мемориаль такта кую һәм шәһәр урамнарының берсенә аның исемен бирү тәкъдиме белән чыктылар.

Хәрби бурычын үтәп, батырлык үрнәге күрсәтеп һәлак булган Илнур Сибгатуллин мөселман зиратындагы Геройлар Аллеясында җирләнде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев