Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Канкойгыч сугышлар кайтавазы

Әле күптән түгел «Нефтехимик» эзтабарлар отрядыннан 28 кеше Волгоград өлкәсенең Городище районына барып, Бөек Ватан сугышы чорында ул урыннарда һәлак булган совет сугышчыларының сөякләрен эзләүдә катнаштылар.

Узган ел эзтабарлар отрядының Карелия республикасының Суоярв районында «Хәтер вахтасы»на барулары турында язган идек. Һәм менә, Бөек Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп узарга җыенган көннәрдә, яңа эзләнүләр.

Быел казу эшләре алып барылган җирдә 1942-1943 еллар-да Сталинград өчен канкойгыч сугышлар булган. Бу эзләнү вакытында эзтабарлар барлыгы 13 сугышчының сөякләрен, сугыш коралларын, башка төрле шәхси әйберләрен табып алганнар. Әлеге «вахта» шул ягы белән дә үзенчәлекле – бер солдатның сөякләре яныннан бик яхшы сакланган капсула – «солдат медальоны» табылган.

– Мондый уңыш бик еш булмый. Хәтта «медальон» табылган очракта да, андагы мәгълүмат салынган кәгазь начар саклану сәбәпле, язуларын да танып булмаска мөмкин. Чөнки вакыт, һава шартлары һәм туфракның тискәре йогынтысы үз эшен эшли. Ә монда язулар идеаль сакланган, – дип шатлыгы белән уртаклашты «Нефтехимик» отряды составында эзләнүләргә барган тәҗрибәле эзтабар, НТР медиахолдингы журналисты Александр Комаров.

Чыннан да, мәгълүмат салынган медальон табылу – бик сирәк күренеш. Карболиттан ясалган әлеге медальонда солдат турында кыскача мәгълүмат – фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган һәм хәрби хезмәткә каян һәм кайчан чакырылганы, һәлак булган очракта кемгә хәбәр итәргә кирәклеге турында язу була.

Әлбәттә, табылган медальонны эзтабарлар үзләре ачмый. Чөнки язуларның сыйфатын бозмас өчен, аны махсус лаборатория шартларында гына ачарга мөмкин. Медальонны Россия хәрби-мемориаль комплексына тапшыралар. Анда саклык белән генә ачкач, эчендәге язудан медальонның хуҗасы Иван Михайлович Губарев булуы ачыклана. Ул – Ростов өлкәсеннән, 1900 елда туган, 1942 елдан хәбәрсез югалган дип исәпләнелгән. Һәм тагын шунысын да әйтергә кирәк: тиз арада И.Губаревның оныгын табып, аның белән элемтәгә дә керәләр, озак та көттермичә ул бабасының һәлак булган урынына килә. Иван Михайлович Губаревның сөякләрен туган ягына кайтарып, хатыны һәм дүрт баласы кабере янында хәрби хөрмәт күрсәтеп күмәчәкләр.

Эзтабарлар отряды белән НТР медиахолдингы видеооператоры Рафаэль Рәкыйпов та барды. Тәҗрибәле эзтабар әлеге урыннарда казу эшләре турында бик күп фото-видео материал төшереп алып кайткан. Алар, әлбәттә, яшь буынга патриотик тәрбия бирү өчен кыйммәтле мәгълүмат чыганагы булып тора...

Бөек җиңүнең 77 еллыгын билгеләп узсак та, ХХ гасырның иң канкойгыч сугышында һәлак булганнарның гәүдәләрен табып, аларның исемнәрен ачыклау һәм кабат җирләү әле дә дәвам итә. Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән энтузиаст эзтабарлар ярдәме белән ел саен хәбәрсез югалган, исемнәре билгесез йөзләрчә солдатларның сөякләре табыла, кабат җирләнә.

Ата-бабаларыбызның батырлыгы турында истәлекләрне онытмау, батырларның исемнәрен мәңгеләштерү, аларны яшь буынга җиткерү – эзтабарлар әнә шундый максат куеп эшлиләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев