Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Кама Аланы зиратында Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә стела урнаштырганнар

Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсе зиратында Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә стела ачылган.

Биредә, сугыш тәмамланганнан соң, бистәгә килгән 76 сугыш ветераны җирләнгән. 64 кеше турында мәгълүматлар расланган.

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Солдатлар турындагы мәгълүматларны җыюда хәрби комиссариат, уку йортлары hәм ветераннарның туганнары катнашкан. Стеланы әзерләүдә «Энерговентиляция», «Термокам» компанияләре һәм эшмәкәр Архипов В.А. матди ярдәм күрсәткән.

Тагын бер Һәлак булган солдатлар истәлегенә стела бистәнең иске ябык зиратында бар, анда йөзгә якын Бөек Ватан сугышы ветераны җирләнгән. Ул 2 ел элек куелган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев