Гомере буе шигырь язды
Хушлашу сүзе
Танылган шагыйрь, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Рифкать Имаев вафат.
Рифкать Имаев 1948 елда Балык Бистәсе районы Татар Казаклары авылында туа, Котлы Бөкәш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Түбән Камага килеп төпләнә, «Нефтехим» акционерлык җәмгыятендә аппаратчы булып эшли. Кырык елдан артык тырыш хезмәте югары бәяләнә, ул – Татарстанның Атказанган химигы.
Рифкать Имаев шәһәребезгә килгән елларыннан ук «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөри башлый. Инде бераз алгарак китеп, аның соңгы көннәренә кадәр берләшмәнең иң актив әгъзаларыннан берсе булуын да әйтергә кирәктер. Берләшмә утырышларында, шигырьләр укып, аларга бәя биргәндә, кайчак кызу бәхәсләр кузгала. Нәкъ шул чакларда Рифкать ага үзенең төпле сүзен әйтә, тиешле киңәшен бирә иде. Бәлки шуңадыр, ул берләшмәнең шигърият бүлеге җитәкчесе итеп сайлана.
Яшь вакытыннан ук талантлы шагыйрьне каләмдәшләре үзара, уенын-чынын бергә кушып, «татарның Есенины дип» йөриләр иде. Әлбәттә, Есенин белән чагыштыру аның тышкы кыяфәтенә генә бәйле түгел. Беренче чиратта, иҗатын күздә тоту һәм бу үзе үк олы мәртәбә. Тик моңа Рифкать ага аз гына да борынын чөймәде. Бары тик «мин татарның Есенины түгел, татарның Рифкать Имаевы» дип тыныч кына әйтеп куя иде. Гомумән, ул мактанырга яратмады. Аны гомере буе әнә шул тыйнаклыгы озатып йөрде.
«Туган як» газетасын укучылар арасында Рифкать Имаевның исемен белмәүчеләр юктыр. Чөнки аның шигырьләре газетабыз битләрендә еш басыла иде. Әле менә узган 4 март санында да Рифкать аганың хатын-кызларны бәйрәм белән котлап язылган шигыре чыкты. Тик ул укучыларыбызга шагыйрь үзе вафат булгач кына барып ирешер дип кем уйлаган бит?! Кеше үлә, җыры кала: шагыйрь үзе юк инде, ә аның йөрәк түреннән саф чишмәдәй тибеп чыккан шигырьләре кешеләргә рухи көч бирә, шатландыра, уйландыра, яшәү дәрте өсти...
Вафатына берничә атна кала редакциягә җибәргән шигырьләре арасында «Гомер буе шигырь яздым» дигәне дә бар иде. Иҗатына йомгак ясау кебегрәк булгач, ничектер, аны читкәрәк куеп, башка шигырьләрен бастырдык. Тик... шагыйрьләрнең күңеле алдатмый, күрәсең...
«...Гомер буе шигырь яздым,
Булмас инде үзгәреп.
Үзем белән генә китәр,
Мөгаен, бу үзгәлек.
Мин киткәннән дөнья бетмәс,
Үзгәрмәстер, ышанам.
Кимер бары бер кешегә
Җылы сүзгә сусаган».
Әйе, шагыйрь хаклы – кеше киткәннән генә дөнья бетми. Тик, аны үз иткән, шигырьләрен яраткан милләттәшләребезнең күңеле нәүмизләнеп калды кебек. Әле гөрләп аккан иҗат дәрьясы кинәт тукталды ләбаса...
Узган якшәмбедә Рифкать Гаян улын белгән, иҗатын яраткан түбәнкамалылар, дуслары, танышлары, фикердәшләре шәһәрнең Үзәк мәчете янында шагыйрь белән хушлаштылар. Шагыйрь үзе мактап җырлаган туган ягында – Балык Бистәсе районы Татар Казаклары авылында җирләнде.
Рифкать аганың якты истәлеге аны белгән түбәнкамалылар хәтерендә бик озак сакланыр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев