Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

«Гел матурлыкка омтылды»

Шагыйрә Асия Сафина истәлегенә.

Нечкә күңелле каләмдәшебез Асия Сафинаның арабыздан китеп баруына һаман да әле ышанасы, моның белән килешәсе килми. 

Әле кайчан гына очрашуларга, әдәби кичәләргә бергә йөрүче, утырышларда тыныч кына башкаларны игътибар белән тыңлап утыручы, сорау белән мөрәҗәгать иткәндә үз фикерен дәлилләп башкаларга җиткерүче, һәр сүзен уйлап, үлчәп кенә әйтүче, үзенчәлекле йомшак тавыш белән матурданматур шигырьләрен укучы каләмдәшебезнең юклыгына ничек күңел ышансын?! Ак нәфис йөзле, чибәр, кара чәчле, кара кашлы, үз яшенә караганда күпкә яшь күренүче Асиябез тыйнак кына елмаеп килеп керер дә исәнләшер кебек. Ләкин... могҗизалар булмый икән шул. Хакыйкать аяныч.

Шагыйрә, язучы әсәрләрендә яши. Аларда — аның уй-хыяллары, дөньяга карашы, яшәү кыйммәтләре. Соңгы елларда, күпкырлы иҗатының нәтиҗәсе буларак, Асиянең «Карлыгач канатында» шигырьләр китабы (2018 ел), «Миләшләр кызарганда» дигән чәчмә әсәрләре җыентыгы (2019 ел) дөнья күрде. Бу китапларда ул үзенең туган якка мәхәббәтен, туган авылына булган эчкерсез хисләрен яктырта, туган җиренең илһам чыганагы икәнлеген тасвирлый. «Туган җирем — моңлы җырым» дип яза ул кереш сүздә. Аклык, сафлык төшенчәләрен кулланып авылын сурәтли, аны сагына, уйларында балачагына кайта.

Асиянең шигырьләрендә мәхәббәт лирикасы зур урын алып тора: 
Мөлдерәмә күзләреңдә 
Үземнең моңны тоям, 
Тормыш йөге бергә җиңел, 
Иңгә иңемне куям...
( «Без яратырга туган» ). 

Шәһәребез Түбән Камага багышланган шигырьләре дә байтак. Ул аның урамнарын, скверларын, агач-куакларын, чәчәкләрен аерым бер ярату белән, бик матур итеп тасвирлый. Мәктәп бульварының юкәләре турындагы шигыре 2016 елда «Иҗатым сиңа, шәһәрем» бәйгесенең поэзия номинациясендә беренче урынга лаек булды.

Матбугат һәм нәшрият ветераны, күп җырлар авторы, халыкара, Россия һәм Татарстан премияләре лауреаты Шаһинур Мостафин, Асия Сөнгать кызының иҗатын бәяләп: «Ул беркемне дә кабатламый торган үзенчәлекле шагыйрә, яшәешкә дан, мәдхия җырлаучы», — дип язды. 

Асия Сафинаның чәчмә әсәрләре укый башлауга ук укучыны үз эченә бөтереп алып кереп китә. Тупаслыкка, дорфалыкка каршы көрәшне, яхшылыкның өстен чыгуын, Ватан, иман, изгелек кебек тирән төшенчәләрне автор образлар аша укучыга җиткерә, аны уйландыра. Әсәрләрен укыгач, Асиянең тирән фикерле, эзлекле, тәрбия, әхлак нормаларын беренче урынга куючы язучы икәнлегенә инанасың. 

Асия Сөнгать кызы турында бик күп уңай фикерләр язып була. Аның оста тегүче, зәвык белән киенүче ханым булганлыгы турында да, ателье комсоргы вазифасында яхшы эше өчен чит илгә юллама белән бүләкләнүе турында да, шәһәрнең Яшьләр белән эшләү идарәсе эшенә яңалыклар кертү проекты өчен Грант отуы турында да... Матур эшләре күп иде каләмдәшебезнең. Ул гел матурлыкка омтылды: 
Авазымны салып, дуслар табып,
Матур шигырьләр бар язасы... 
Матурларга өлгерергә иде 
Яшәп киткән мизгел арасын!
— дип яза ул «Матурлык турында» исемле шигырендә. Моңлы шагыйрә, яшәүнең матурлыгын күрә белә иде... 

Кеше китә — җыры кала. Язучының язган әсәрләре, фикерләре, якты образы, эшләгән эшләре, кылган изге гамәлләре кала. Аларны язучыга һәйкәл дип әйтергә була. Якты хатирәләр Асиябезгә дога булып барсын. Ул безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Рушания Габбасова, педагог-ветеран, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең җаваплы сәркатибе
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев