Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Гасырга тиң язмыш

Асия Хәнәфи кызы — авылыбызның иң өлкән кешеләрнең берсе.

Яхшы кешеләр турында күпме генә сөйләсәң дә, ниләр генә язсаң да, аз булыр кебек. Әлеге язмам ветеран укытучыбыз, авылыбызның «ак әби» се иң мәртәбәле хөрмәткә лаек авылдашыбыз Асия апа Фәйзетдинова турында.

 

Асия Хәнәфи кызы — авылыбызның иң өлкән кешеләрнең берсе. Бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган Асия апабыз шушы көннәрдә 99 яшен билгеләп үтте. Ул тормыш сынауларына бирешмичә, яшәүдән тәм табып, җор телле, оптимист рухлы, көчле, горур, шәхес булып балалары, туганнары, оныклары кочагында гомер кичерә. 

Тынгысыз җан булгангадыр, ветераныбыз кайчан карасаң да гел хәрәкәттә, шуңа күрә сәламәтлегенә дә зарланмый, тормышыннан канәгать булып, коллегаларының, укучыларының шатлык-кайгыларын уртаклашып, дөнья яңалыклары белән кызыксынып яши. Асия апаны күргән саен йомшак итеп эндәшүенә, матур итеп сөйләшүенә гаҗәпләнәм. Ул урамнан килгәндә, кояш чыккан кебек — үзенең эчкерсез елмаюы, җылы карашы, нурлы күзләре белән үзенә җәлеп итә. Укытучы авыл җирендә гел игътибар үзәгендә. Аның яшәү рәвеше дә, сөйләшүе дә, киенүе дә башкалар өчен үрнәк... 

Асия Хәнәфи кызы Фәйзетдинова 1925 елның 29 февралендә Яңа Чишмә районы Колмакчы авылында Нурия һәм Хәнәфи Мәҗитовлар гаиләсендә дөньяга килә. Алар гаиләсе ул заманда авылның укымышлы кешеләреннән саналган. Әтиәнисе кызларын белемле итү өчен көчләрен кызганмаган. 

Сигез яше тулгач, Асия апа Колмакчы авылы мәктәбенә укырга керә. Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, аркасына атналык ризык һәм дәреслекләр күтәреп, урман, тау һәм елга аша 12 километр ераклыктагы Зирекле авылына укырга йөреп, җидееллык белем ала.

Әле җитлегеп тә бетмәгән кызны әкренләп кыр эшләренә тарта башлыйлар. Аның уңганлыгын, булдыклылыгын, зирәклеген бик тиз күреп алалар, «Интернационал» колхозында төрле эшләрдә эшләп йөргән җиреннән кырчылык бригадиры итеп куялар...

Бөек Ватан сугышы башлангач, тормыш авырлаша. Асия апаны Зирекле МТСына тракторчы һөнәрен үзләштерергә җибәрәләр. Яшь кызлар, авылдашлары белән берлектә, көне-төне кырда тракторда эшлиләр. Асия апа шул ук вакытта хисапчы эшләрен дә башкара. Шул фидакяр хезмәте өчен ул 1946 елны «За доблестный труд в годы Великой Отечественной Войны 1941- 1945гг» медале белән бүләкләнә. 

1949 елны ул Мансур Хәйдәр улы Фәйзетдинов белән гаилә кора. Аларга бергә озак яшәргә туры килми, Мансур абыйны армиягә алалар. Ул анда 4 елга якын хезмәт итә. 

Асия Хәнәфи кызының бик тәртипле, зиһенле, эшчән, белемле икәнен районда да күреп алалар һәм Колмакчы авылының башлангыч мәктәбенә укытучы булып эшләргә тәкъдим итәләр. Беренче көннәрдән үк ул балаларны яратып, аларга бөтен күңел җылысын биреп, укыта һәм тәрбия кыла, үзен кешелекле, гадел мөгаллим, оста оештыручы итеп күрсәтә. Әти-әниләргә, укытучыларга, укучыларга үзенең төпле фикерләрен җиткерә. 

Колмакчы авылында җидееллык мәктәп ачылганда, Асия апа инде Чистай педагогия училищесын тәмамлаган була. Ул югары сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты укыта башлый. Туган телне төрле яктан үстерү өчен үзеннән зур өлеш кертә. Шул көннән Асия Хәнәфи кызының укыту эшчәнлеге башлана. Ул бик күп авылдашларыбызга белем биргән. Укучылары әле хәзер дә: «Аның дәресләрен без авыз ачып тыңлый идек, шундый кызык була иде», «Чыннан да, безне беренче мәртәбә олы тормыш юлына чыгаручы, дөнья белән таныштыручы, тормышка мәхәббәт уятучы Асия апа бит», — дип сагынып искә алалар. 

Асия апа — гомере буе балаларга белемтәрбия биргән укытучы — лаеклы ялга чыкса да, өлкән яшьтә булса да, хәзер дә мәктәп тормышы белән яши. Мәктәптә уздырылган бәйрәмнәргә килеп, ул яшьлек елларын, укучыларын, мәктәп тормышындагы кызыклы вакыйгаларны искә төшерә. «Мәктәпкә килгән саен, үземне һаман да шушында эшләгән кебек хис итәм, һаман да яшь кебек. Мәктәп коллективы картаерга ирек бирми», — ди Асия Хәнәфи кызы. 

Авылыбызның олысы да, кечесе дә Асия апаны яраталар, хөрмәт итәләр, аның укучылары үзләренең укытучыларын онытмый, бәйрәмнәрдә аның өстәленнән чәчәкләр өзелми. Ветеран-педагог, гомер бәйрәмнәре уңаеннан, күпсанлы котлаулар һәм рәхмәт сүзләре кабул итә. 

Фәйзетдиновлар үзләре дә менә дигән биш малай һәм ике кыз үстерә. Бу гаиләдә балалар тырыш, тәртипле булып үсәләр, тормышта үз урыннарын табып, төрле җирләрдә үз гаиләләре белән яшиләр. 

Хәзерге көндә Асия апа улы Зиннур, килене Вәсилә гаиләсендә кадерле әни, әби булып, тыныч кына гомер йомгагын сүтә. Ул балаларының, оныкларының һәм оныкчыкларының уңышларына сөенеп, аларга киңәшче, рухи таяныч булып көн кичерә.

Укытучыбызга ныклы сәламәтлек, якыннары янәшәсендә бәрәкәтле озын гомер кичерүен телим! 

Ринат Гилаев, Кармалы авылы мәктәбе директоры
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев