Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Фронтовик балаларының язмышы

Бөек Ватан сугышы илебез тарихы елъязмасында коточкыч фаҗига булып кереп калды.

Сугыш — һәрвакыт фаҗига, югалтулар, җимереклек, ятимлек ул... Элекке Совет иленең һәр йорты ишеген, шакып та тормыйча ачып, сугыш үзенең караңгы күләгәсен җәйде, аның җиле тимәгән бер генә гаилә дә юктыр...

Киләсе елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршыларга җыенабыз. Инде илкүләм әзерлек эшләре дә башланды. Сугышны үз күзләре белән күргән, үлем иттарткычыннан кул сузымы гына җирдә булган ватандашларыбызның сафлары елдан-ел сирәгәя, аларның иң яше дә тугызынчы дистәсен тутырып, унынчысын ваклады. Без аларга кулыбыздан килгәнчә булышырга тиешбез. Яңадан биш-ун елдан соң исән-сау булган ветераннар күпме калыр икән?! Сугыш ветераннарының калган гомерләре тынычлыкта, хөкүмәтебез һәм якыннарының кайгыртуында үтсен иде. 

Мин бу язманы беркайчан да күрергә насыйп булмаган бабамнарга багышлыйм. Аларга гаиләләре белән яшәргә, балаларының үсеп, үзаллы тормышта яшәүләренә, уңышларына сөенеп, оныкларын күрергә сугыш комачаулый. Минем әтием белән әнием — фронтовик балалары. Сугыш башланганда әтиемә — алты, әниемә биш яшь булган. Әти-әниләренең пар канаты җылысын тоеп, уйнап туймас бер гөнаһсыз сабый чаклары... 

Әтиемнең гаиләсендә берсеннән-берсе кечерәк ун бала була. Гаилә башлыгы Маликка 45 яшь булса да, аны хәрби комиссариат Свердловскидагы хәрби заводларның берсенә мәҗбүри хезмәткә җибәрә. Әниләре Мәрьямтуташ сәламәтлеккә болай да туймаган була, ә ир-канаты киткәч, бөтенләй хәлсезләнә. Аяклары сызлавына көчкә чыдап, иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә интегә, бәгырь кисәкләре — балалары янына төнлә генә кайтып егыла. 1941нче елның зәмһәрир салкыннары ана өчен эзсез үтми: аның аяклары йөрмәс дәрәҗәгә җитеп шешенә. Сугышның беренче кышын мең газаплар белән үткәреп җибәрәләр. Көннәр җылынгач, балалар әниләрен урамга күтәреп алып чыгалар, урындыкка утырталар. Ана күңеле бу мизгелләрдә ниләр кичергәндер, бер Аллаһ үзе генә белә. Ана өчен 38 яшендә үз аяклары белән йөрүдән мәхрүм калу, ун сабыеның күз карашын һәрдаим тоюдан, тамакларын туйдыра алмавына өзгәләнүләреннән, аларга берничек тә ярдәм итә алмаудан, гаҗизлектән дә авыррак җәза булдымы икән?! Мондый язмышка дучар булганнарга яшәү — үзе бер көрәш, ә инде бөтен илгә килгән афәтле елларда аларның тормышы — каһарманлыкның югары ноктасы... Әтием сөйләвенчә, әнисенең күзләре һәрвакыт дымлы, әйтергә теләгән сүзләрен дә көч-хәл белән, яшьләренә буылып әйтә торган була. 

Әмма фаҗиганең зурысы алда булган әле. Сугышның икенче кышында ишле гаиләнең яшәү шартлары тагын да кыенлаша, балаларның тамакларын туйдыру көннән-көн авырлаша. Өйдә бер уч он юк, бәрәңгене дә гаилә саклап кына пешерә. Күрше бабайга ияреп, көн аралаш чыбык-чабыкка авылдан өч-дүрт чакрым ераклыктагы зиреклеккә баралар. Ишле гаиләгә сирәк кенә булса да туганнары да булыша, хәзинәдәгеләре белән бүлешә. Яз җиткәч, балаларның өлкәнрәкләре, авылдашларына ияреп, кар астыннан чыккан башак җыярга йөри. Беренче көнне үк ике алъяпкыч тутырып кыш буе кар астында ятып бүртеп беткән, чери башлаган башак алып кайталар... Иртәнгә балалар коса башлый, эчләре бора... Ике көн эчендә алты бала гүр иясе була... Исән калганнары унбер яшьлек Тимербай, җиде яшьлек Тимерҗан, биш яшьлек Гөлнәзирә, өч яшьлек Гөлҗәмилә дә берничә көн урыннарыннан тора алмый ята. Туган-тумача, күрше-тирә ярдәм иткәнгә генә, гаилә көч-хәл белән аякка баса... 

1943 нче елның җәйге төнендә әтиләре дә кайта. Ул вакыйга — үзе бер аерым тарих. Авылдан район үзәге Борайга — 20 чакрым, аннары Яңавыл станциясенә 60 чакрым булган араны әтиләре Малик җәяүләп кайткан. Аягында көчкә басып тора, өстендәге киеме тетелеп беткән, аягындагы шнурсыз солдат ботинкасын, төшеп калмасын дип, тимерчыбык белән ураган, тәне керләнеп, бетләп беткән, шыр сөяккә калган. Туган тиешле Кәримә апалары тиз генә мунча ягып җибәрә, йөгерә-йөгерә су ташый башлый. 

Әтиләренең киемнәрен мунча миченә ягып, күрше Әлхәм бабай үзен кайнар мунчада бик озак чаба, чиста киемнәр кидереп чыгара. Әтиләренең ике көн гаиләсе белән булуы, үз башыннан кичкәннәрен сөйләп утыруларын балалары күп еллар үткәч тә кат-кат искә төшерерләр. Хәрби заводтагы искиткеч авыр хезмәт, ачлы-туклы килеш коточкыч яшәү шартлары сау-сәламәт кешене дә тиз арада юкка чыгара. Бер ай эшләгәннән соң, әтиләре авырый башлый. Атна-ун көн больницада яткач, тагын эшкә җибәрәләр. Менә шулай, чыкмаган җанын саклап, гаиләсен сагынып, ике елы үтә. Тагын авырып, озак кына врачлар күзәтүе астында була. Хәле арулангач, төнлә, качып, тимер юл вокзалына китә. Бәхетенә, Свердловскидан Мәскәүгә баручы поездга эләгә. Яңавыл станциясендә төнлә төшеп кала. Яңавылдан авылга дүрт көн буе кайта. «Авыл бу кадәр бетеренгәндер дип, һич уйламаган идем, монда Свирлаудан да куркынычрак икән», — дип сөйләгәне балаларының хәтерләренә кереп кала. Әйе, анда, чит-ят җирдә чит кешенең үлеменә, ничектер, күнегеп бетәләр, ә монда, гаиләңдә, бер гөнаһсыз балаларыңның үлеменә ышанасы килми...

Ике көннән соң районнан пар ат җиккән кешеләр килеп, әтиләрен алып китә. Шул китүдән ул кире әйләнеп кайтмый... 

Аның балалары, вакытыннан алда колхоз эшенә йөри башлый, хуҗалыкны да алып баралар, бәрәңге утырталар, иртә яздан урманга йөриләр, үз аякларында йөри алмаган әниләрен дә тәрбиялиләр, кышын арба, җәен бәләкәй чанага җигелеп, урманнан утын ташыйлар... Әйе, авылдагы башка малай-кызларга караганда, алар — Малик Салиховның 4 баласы тормыш авырлыклары белән күпкә иртәрәк очраша... Өлкәннәр өчен дә шактый авыр физик көч таләп ителгән эшләрне әле ныгып та җитмәгән иңбашларында татыйлар... 

Әтием, өч ел Эстониядә хезмәт итеп кайтканнан соң гына, яңа йорт җиткерү турында әнисе белән киңәшләшә. Коточкыч авыр шартларда яшәгән әнисе белән сеңлесенең тормышын ничек булса да җиңеләйтәсе килә. Ихатада өч-дүрт тавыктан башка мал юк, өйнең салам түбәсеннән су үтә, идәне җир булган өй эчендә беркайчан да җылы торганы юк. Сугыш бу гаиләне шулкадәр сынаган, ул елларның шаукымы озак елларга кадәр сузыла әле... 

... Без үзебез ике малай һәм өч кыз үстек, барыбыз да авылда урта мәктәп тәмамладык. Һәрберебезнең үз дөньясы булганчы, беребез дә, чалгы тотып, печән чапмадык; әти урманга утын әзерләргә ир балаларын да ияртеп йөрмәде. Әти 66 яшендә яман шеш авыруыннан вафат булды. Вафатына бик аз калгач, аның белән авыр балачагы һәм яшүсмер еллары турында сөйләшеп утырганым бүгенгедәй хәтеремдә. 

Сәламәт чагында (ул 64 яшенә җиткәнче эшләде) көне-төне колхоз эшендә йөреп, безнең белән иркенләп сөйләшергә вакыты да калмый иде инде. Өйдәге мал-туарны үзе карый, ашарларына сала, ә безгә җиңелрәк эшләр генә кала. Үзенең балачагы сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгәнгә күрә, безне, балаларын, ничектер, иркәләп үстерде, әтиле балачак әтисезлесеннән ничек аерылып торуын исбатлагандыр. Бәләкәй генә килеш, олылар белән бергә киерелеп печән чапканда, утын төягән арбаны урыныннан кузгатырга тырышып җан ачысы белән көчәнүләре вакытында үз балаларыма мондый эшләрне кушмам, дип, бәлки, үз-үзенә сүз биргән булгандыр? Яратуны төрлечә аңлаткан, исбат иткән төсле, әтиебез балаларына булган кайгыртуын, кадерләвен һәм яратуын менә шулай белдергәндер... 

Әгәр әниемнең гаиләсенә бераз гына тукталмасам, язмам тулы булмас. Аның гаиләсе дә сугыш ачысын җитәрлек татыган. Галиулла картәтием сугышка киткәндә, Гайникамал зурәнием 6 бала белән кала. Әнием әтисен бөтенләй хәтерләми. Бары тик фронттан килгән хатларны укыган вакытлары гына исендә калган. Аның әтисе кыр кухнясында хезмәт иткән. Ат белән азыктөлек ташыган, 1944 нче елда хәбәрсез югалган... 

Гайникамал зурәнием искиткеч уңган-булган хатын була, сугыш вакытында да сыердан өзелми, бакча тутырып бәрәңгесен дә үстерә. Балаларын ияртеп урманга да йөри, чабатасын да үзе үрә, кышкы озын кичләрдә йон эрләп, балаларына оекбаш-бияләй бәйли. «Безнең киемнәребезне инәкәебез ничек юып, ямап өлгерә алгандыр... Тишелгән, ертылган кием кидермәде, төн йокламый кул эшен дә эшли иде. Арыдым, дип зарланганын без ишетмәдек», — дип искә ала иде иң олы Гыйльмулла абыйлары (мәрхүм инде, 1929 нчы елда туган). Тырыш хатынның балалары да бер-бер артлы кул арасына керә, әниләренең алыштыргысыз ярдәмчеләренә әйләнәләр. Әмма алар гаиләсе дә югалту кичерә. Сугыш бетәсе язны абыйлары Яхъя урманнан бер кочак балтырган алып кайта. Кичкә, әниләре, ике абыйлары һәм апалары эштән кайтуга, казан тутырып, балтырган ашы пешерәләр. Зур табакка ашны бушаткач, Яхъя: «Әйдәгез, бергә ашыйк, я барыбыз да тук булыйк, я барыбыз да юк булыйк!» — ди. 

Икенче көнне дә малай урманга бара, тик балтырганны бу юлы бик аз таба. Тагын ниндидер матур яфраклы үсемлек тә җыя. Кичкә ашны пешергәч, элеккеге гадәтен бозып, үзе авыз итеп карый. Шунда ук эчен тотып сәкегә ава, берәр сәгатьләп интеккәннән соң, җан бирә...

Әниемнең гаиләсендәге балалар да бик иртә кул арасына керәләр, колхоз эшенә дә 12-13 яшьтән үк өлкәннәр белән бергә йөриләр... 

Әти-әниемә мәктәптә урта белем алу бәхете эләкмәгән. Әти дүрт, әнием җиде класс белем белән генә чикләнгәннәр, мөмкинлекләре булмаган. Алга таба укыр өчен акча кирәк, әтисез гаиләдә ялгыз әниләре болай да тормышның төбенә үк җигелеп җан асрыйлар. Әтием исәп-хисап эшләрен бик яхшы белә иде, күңеленнән дә тиз исәпли ала иде. Авылдашлары күмәк чабылган печәннәрне бүлгәндә, урманда утын, төзелеш материаллары өчен агач өләшкәндә дә әтине оештыручы итеп куялар иде... Һәр яз җитү белән авыл халкы "җыен«га килә һәм авыл көтүен кайда көтәргә, көтүчеләр өчен нинди үзгәрешләр барлыгын турында фикер алыша. Әти һәм ике-өч ир-ат авылдагы бөтен малның исәбен язып чыгалар, көтү чиратын билгелиләр. Әти һәр кичне кемнәр көтүгә чыгасын авылдашларының исләренә төшереп тора. Болары — җәмәгать эше. Үзенең төп эше колхоз белән бәйле булды: терлекчелектә дә, амбарда җаваплы урында да эшләде, пенсия яшенә җиткәч, шәхси хуҗалыклардан сөт җыйды. Аның бервакытта да хәрәмләшмәвен, гадел булуын, күрсәткән яхшылыкларын (күршедәге әби-бабайларга бакча сөрү, утын китерү, печән, салам алып кайту) искә алалар. 

Ә әниемнең хәтеренә мин һаман да сокланып туя алмыйм. Тукай, Такташ шигырьләрен генә түгел, Пушкин, Лермонтов, Некрасов әсәрләрен дә бүген яттан сөйли, радиодан ишеткән җырларын, бер тапкыр тыңлау белән, хәтерендә калдыра. Әгәр сугыш булмаса, аларның язмышы ничек булыр иде икән? 

Мин «бабай», «картәти» дип әйтә алмадым, Мәрьямтуташ нәнәмне дә күрә алмадым. Нәнәм 60 яшендә, мин дөньяга килгәнче үк гүр иясе була. Ә Гайникамал зурәнием вафат булганда, миңа алты гына яшь иде. Сугыш еллары аларның ир-канатларын, газиз балаларын гына түгел, үзләренең яшьлекләрен, сәламәтлекләрен дә тартып ала. Толлык ачысын җитәрлек татып, барлык көчләре белән, тырышып-тырмашып, сыңар канат белән балаларын олы тормышка алып чыгалар, оныкларын күрү бәхетен татыйлар. Аларның дога урынына кабатлый торган «берүк еллар тыныч булсын» сүзләре бүген дә әһәмиятен югалтмаган... 

Сугыш чоры балаларының урланган өметләрен, тормышка ашмаган хыялларын, ятимлек, ачлык-ялангачлык авырлыгын билгеләрлек үлчәүләр юк шул...

Кадрия Габдуллина, 27нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев