Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Бабам — сугыш каһарманы

Югары Чаллы авылында гомер кичергән Фәйзулла Фәйзуллин — минем бабам.

Аның биш улы була — Шәйхулла, Шәфигулла, Лотфулла, Харис, Салих. Мин үзем Харис кызы. Бөек Ватан сугышында катнашкан Шәйхулла бабам, һәм аның сугышта күрсәткән батырлыгы турында сезне дә таныштырып үтәсем килә. 

Фәйзулла бабайның ике улы — Шәйхулла белән Шәфигулла сугышка алына. Шәйхулла Харьков шәһәрендә табиблыкка укыган була, сугышка да шуннан китә. Сугыш бетәргә бик аз гына калгач, Берлин өчен барган сугышларда һәлак була. Ә Шәфигулла хәбәрсез югала. Әбием Таифә гомер буе улларын сагынып, күз яшьләре түгеп яшәде. 

Шәйхулла бабам турында баштарак мәгълүмат бик аз була. Хәтта «Хәтер» китабында да дөрес булмаган язма бирелә. Сугыш бетеп 70 ел узгач, авылыбызга хәбәр килә. «Шәйхулла Фәйзуллин 1945 елның 29 апрелендә һәлак була» диелә әлеге кәгазьдә... Менә шуннан соң әтием Харис, аның туганы Салих абый авылыбызда татар теле һәм әдәбияте укыткан Мөслимә апа Шәймәрданова тырышлыгы белән Шәйхулла абыемның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында мәгълүмат туплый башлыйлар, аның III дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены белән бүләкләнгәне ачыклана. Эзләнүләрне дәвам итеп, Шәйхулла абыйның әле тагын Кызыл Байрак, Александр Невский орденнары белән бүләкләнгәне билгеле була. Күргәнегезчә, абыебыз чын каһарман булган.

Висла елгасының Көнбатыш ярындагы плацдармны киңәйтү өчен барган сугышта ул үз взводы белән, танклар һәм үзйөрешле пушкалар ярдәмендә дошманның 8 һөҗүмен кайтаруда катнаша. Шәхсән үзе дошманның үзйөрешле пушкасын яндыра, ике немец офицерын һәм 3 солдатын юк итә. Үзенең сугышчылары белән батальонны сул флангтан камарга тырышкан дошман солдатларының камалышын өзә. Шушы бәрелештәге батырлыгы өчен 139 нчы укчы полк командиры майор А. Дубовик тарафыннан 1944 елның 10 августында тутырылган бүләкләү кәгазендә Шәйхулла бабайның яралануы хакында да язылган була. 

1944 елның декабрендә лейтенант Шәйхулла Фәйзуллин взводы белән Нове авылы янында (Польша) аз югалтулар белән дошман траншеяларына уңышлы һөҗүм ясый. 

Ә 1945 елга караган бүләкләү кәгазендә 41 нче Кызыл Байрак дивизиясе 139 нчы укчы полкының 5нче ротасы взводы командиры гвардия өлкән лейтенанты Шәйхулла Фәйзуллинның апрель аенда күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителүе хакында җиткерелә. 

«Одер елгасының сул ярындагы Лебус шәһәреннән көнбатыштарак (Германия) дошман оборонасын өзү сугышларында, үз взводы белән беренчеләрдән булып, дошман траншеяларына үтеп керде, аңа гранаталар атып, зур зыян салды, сугышчыларын үз артыннан ияртеп, Шенфлис жирлегенә — дошманның көчле терәк оборона пунктына үтеп керде. Яралануына қарамастан сафта калды, дошманның пехота һәм танклар белән булган ярсулы 6 контратакасын кире кайтарды. 23-24 апрельдә Фюрстенвальде шәһәре урамнарында да шулай ук батырларча көрәште. 1945 елның 25-26 апрель көннәрендә Шторков шәһәре өчен барган сугышларда взводы белән беренчеләрдән булып Шторков-каналны кичеп чыкты, дошманның 2 һөҗүмен кире кайтарды. Шуның белән шәһәрнең көньяк өлешен алуга зур өлеш кертте. Икенче контратаканы кайтару вакытында аягы каты яралануга карамастан, полкның төп көчләре килгәнче взвод белән командалык итте. Ул Советлар Союзы Герое исеменә лаек», — диелә әлеге язмада. Шулай ук Шәйхулла бабамның 3 ордены булуы аталып китә, 3 мәртәбә каты яралануы җиткерелә, 1944 елның октябреннән коммунист булуы әйтелә. 

Авылыбызның горурлыгы, 41 нче укчы дивизиясе 139 нчы укчы полкы ПТР взводы командиры гвардия өлкән лейтенанты Шәйхулла Фәйзуллин 1945 елның 29 апрелендә алган яраларыннан һәлак була. Ул Ренс шәһәре җирлегендәге Фридрикс Виолле торак пункты госпитале каберлегендә 4 нче майда аерым кабергә җирләнә. Аңа бары тик 23 яшь була. 

Бабам гына түгел, бик күпләр туган ил өчен, аны фашистлардан азат итәр өчен, илдәшләренең аяз күк астында яши алулары өчен тырышкан. Без моны аңларга, аларның батырлыкларын онытмаска тиешбез, һәм тарихны киләсе буынга җиткерү безнең изге бурычыбыз. «Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк», моны һәрчак истә тотып, тарихыбыз белән кызыксынырга, аны өйрәнергә бурычлы. Илебез геройларының Бөек Ватан сугышында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы онытылмасын иде.

Энҗе Фәйзуллина, Югары Чаллы авылы
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев