Туган як

22 июньдә түбәнкамалыларны “Бер минут тынлык” акциясенә кушылырга чакыралар

Чәршәмбе, 22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, түбәнкамалылар “Бер минут тынлык” Бөтенроссия акциясенә кушыла.

12.15 сәгатьтә Россия халкы кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш корбаннарына хөрмәт йөзеннән тыначак.

Бу вакыт очраклы гына сайланмаган: 1941 елның 22 июнендә нәкъ менә 12.15 сәгатьтә хөкүмәтнең Советлар Союзы гражданнарына нацистлар Германиясенә һөҗүм итү турындагы мөрәҗәгате эфирга чыккан.

Бөтен дөньяга җиңү бүләк иткән күпмилләтле халкыбыз батырлыгы һәм һәлак булган һәр сугыш корбаннары турында гомуми һәм мәңгелек халык хәтере һәм кайгы символы булып Гомумроссия “Бер минут тынлык” булачак.

21.00 сәгатьтә түбәнкамалылар традицион “Хәтер шәме” Халыкара акциясенә кушыла. Ул Мәңгелек ут янында узачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: