Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

2024 елгы «Җиңү диктанты» 26 апрельдә узачак

Акциядә теләгән һәркем, ничә яшьтә булуына карамастан, катнаша ала.

26 апрельдә бөтен Россия һәм чит илләрдә алтынчы тапкыр «Җиңү диктанты» дигән традицион акция узачак. Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел тесттагы сораулар Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенең 80 еллыгына, язучы-фронтовикларның юбилейларына, шулай ук башка юбилей даталарына багышланачак.

Акциядә теләгән һәркем, ничә яшьтә булуына карамастан, катнаша ала.

Диктант мәйданчыклары Россия Федерациясенең барлык субъектларында, шулай ук 50 чит илдә ачылачак. Диктант сораулары инглиз, француз, гарәп, кытай һәм испан телләренә тәрҗемә ителәчәк.

2023 елда тест 27 апрельдә үткәрелгән. Түбән Камада диктантны 20 мәйданчыкта яздылар. Акциядә 3 меңгә якын кеше катнашты.

Моңа кадәр Tatar life Түбәнкамалылар 2025 елда төзекләндерү өчен җәмәгать урынын сайлый ала дип язган иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев