Туган як

Түбән Камада төзекләндерелгән юл участогын бозганнар

Түбән Камада билгесез затлар Төзүчеләр проспектындагы ремонтлана торган юл участогында яңа бордюраларны бозган.

Бу хакта НТР 24 каналы хәбәр итә.

Кемдер күптән түгел генә салган кибеп бетмәгән бетон өстенә баскан.

Нәтиҗәдә, берничә урында ике бордюр бозылган.

Төзүчеләр проспектындагы боҗрадан алып Тынычлык проспектына кадәр булган юл участогын ремонтлау  «куркынычсыз сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында башкарыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: