Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Түбән Камада ата-аналар балалар бакчаларында җылылык бирүне сорый

Шәhәрдә ата-аналар социаль челтәрләрдә җаваплы хезмәтләрдән балалар бакчаларына җылылык бирүне сорый.

“Аномаль салкын һава торышы инде икенче атна – төркемнәрдә салкын, балалар туңа һәм чирли”, – дип язалар.

 

Бер баланың анасы сүзләренчә, аларның балалар бакчасында һава температурасы – 14 градус.

 

“Башка сыймаслык хәл. Балалар бакчасында бик салкын, яследә балалар киемдә йоклыйлар”.

“Төркемдәге 22 баланың 10ы авырып китү сәбәпле язылган!!! Барысы да маңкалый, ютәлли!!!”.

 

Түбәнкамалылар сөйләвенчә, республиканың башка шәһәрләрендә, мәсәлән, Әлмәттә мэр инициативасы белән 54 балалар бакчасына hәм Зәйдә үзәк район хастаханәсенең стационарына һәм балалар бакчаларына кабат җылылык биргәннәр.

Хәзер һава температурасы климат нормасыннан 6-8 градуска түбәнрәк. Тик бу атна ахырына синоптиклар +19га кадәр җылынуны фаразлый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев