Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Менделеев урамындагы йортта яшәүчеләр 15 ел ремонт көтә

Түбән Камада Менделеев урамының 32 нче йортындагы подъездларның берсе начар хәлдә.

Бу хакта җирле халык «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Халык контроле» төркемендә хәбәр итә.

Йортта яшәүчеләрнең сүзләренчә, подъездда 15 ел ремонт булмаган.

«Агач тәрәзәләр беркайда да юк инде. Керү ишекләре куркыныч, подъездларда канализация исе, стеналарга карарлык түгел», – дип яза түбәнкамалы.

 «Агач тәрәзәләр аркасында кышын температура режимы бозыла һәм подъездда салкын. Шул сәбәпле, баскыч мәйданчыгы ягында урнашкан дивар бозланып ката. Чүп үткәргечләрнең капкачлары тулысынча ябылып бетми. Бу СанПин нормаларына туры килми» – дип канәгатьсезлек белдерә пост астындагы шәрехләрдә шул ук йортта яшәүче ханым.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев