Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Халык зары

Акчасы кызганыч түгел дә... Почта әрҗәсенә газ хезмәтеннән «техник хезмәт күрсәтү өчен» түләргә дип, 243 сумга түләү кәгазе салып киткәннәр. Әллә ни зур сумма түгел инде, түлибез. Түләмәсәк, барыбер тү-ләттерәләр, ярар, хәерле булсын. Тик техник хезмәт күрсәтүче генә килмәде бит. Бәлки килгәндер дә, тик мин иртәдән кичке алтыга кадәр эштә. Күрсәтелмәгән хезмәт өчен түлисе килеп тормый шул әле бер дә.

Яңа йорт булса да...
Түбән Каманың Фикрәт Табиев урамында урнашкан 35нче йортны кулланышка тапшырганнарына әле ел да юк. Ә инде түбәсеннән су ага башлады.
Әйтерсең, бу йортны кешеләр яшәр өчен түгел, ә күбрәк акча алу максатыннан төзегәннәр. Киле-шәсездер, иске йортлар яңаларына караганда күпкә чыдамлы.
Мәйданчык кирәкмиме?
Күргәнегезчә, быел кыш кар күп яуды. Әкренләп ишегаллары юлларын да чистарта баралар. Тик юллар чистартыла, ә балалар мәйданчыкларына кул җитми. Алар кышын кар астында кала, балалар белән кайда уйнарга икән соң?..
Таракан явы баскан
Шәһәребезнең Вахитов урамын-дагы 2 нче йортның 11 подъезд подвалындагы тараканнарны күрсә-гез! Агулар өчен гариза язып та чакырттык. Килделәр, тик нәтиҗәсе генә булмады...
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев