Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Халык зарлана

Чәбия урамындагы 7 нче йортның подвалын тычканнар һәм күселәр басты.

Көздән подвалда гына йөрсәләр, хәзер квартирларага менә башладылар. 16нчы йортлар идарәсенә күпме әйттек, зарыбызны ишетүче юк. Ә подвалда, гомумән, антисанитария.

  • Безнең Тынычлык урамы, 37нче йорттагы квартираларның җылылык торбалары шундый кайнар, йомырка кыздырырга була.

Ә урамда бары 5-6 градус салкын. Ни өчен температура җайга салынмый? ТКХ идарәсе бер чара да күрми. Торбаларны болай кыздыру, бездән акча каерып алыр өчен генә кирәк бугай.

  • Тын аллея урамындагы 8 нче йортның 4 нче подъездында бишенче каттан алып беренче катка кадәр түбәдән су ага.

Квартирларда дымлылык, подъезд идәннәрендә су, 7 февральдә су басу нәтиҗәсендә кухнядагы розеткалар эштән чыкты. Йортлар идарәсенә берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп карадык, алар язны көтегез, аннары барысы да коры булачак, дип җавап кайтара. «072» хезмәте бу проблема белән яшәүчеләрдән гаризалар кабул итмибез әле, элекке гаризаларыгыз да эленеп тора дип җавап кайтара.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев