Туган як

Халык нидән зарлана?

Халык зарлана

Хәрәкәткә комачаулый

Шәһәрдән “Корабельная роща” бакчаларына барганда, Дмитиревка юлы белән кисешкән чатта берничә тал куагы үсеп утыра. Бу агачлар күз күременә комачаулап, Дмитриевка ягыннан кайткан машиналарны күреп булмый һәм машиналар бәрелү куркынычы тудыра. Әле бу җәйдә генә берничә мәртәбә аздан гына юл-транспорт фаҗигасе булмыйча калды. Теләсә кайда үсеп чыгучы тал агачларының кыйммәте юктыр инде, аларны кисеп алсалар юл чаты ачылып китәр иде.

Аздан гына пешми калдым

Мин Сөембикә урамындагы йортта яшим. Шимбә көнне иртүк бит юарга теләп, салкын су кранын ачкан идем – гөжләгән кайнар су килә. Ярый әле вакытында кулымны алырга өлгердем.

Мин өлкән кеше инде, пешсәм дә түзәрмен. Әгәр минем урында балалар булса?.. Салкын су краныннан кайнар су килү ихтималы хакында нигә алдан кисәтмәделәр икән? Кайнар су бетә дип, подъезд ишекләренә белдерүләр ябыштыралар бит. Әллә кисәтеп тә без күрми калдыкмы?

Әллә квас, әллә шәраб

Бызов урамындагы 1нче йортның бишенче подъезында яшәүчеләр краннан пычрак су агуыннан зарлана.

Төсенә карасаң, су түгел квас кебек үзе. Краннан аккан суның сыйфаты хакында түбәнкамалылар еш зарлана. Белмәссең, без түләгән квартплата акчаларының суммасына карасаң, краннардан сыйфатлы грузин шәрабе акмыймы икән, дип тә уйлап куясың.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: