Туган як

Кайнар суга тилмереп...

Май аенда көннәр суык булуга карамастан, җылылыкны өзәләр. Азрак җылыта башлап көн саен юыныр көннәр җиткәч – кайнар су бирүне туктаталар. Һәм бу «матур традиция» инде шактый еллар дәвам итә.

Менә быел да май аенда салкыннан катып утырганны, шул сәбәпле балалар еш авырганны онытырга өлгермәдек, җәен, иң кирәк чакта, шәһәрнең әле бер, әле икенче районында кайнар суны өзеп, җанга тиделәр.

Майның ундүртләреннән башланган бу бәла әле һаман да дәвам итә. Районлап та, тулаем бар шәһәр белән дә атналап кайнар сусыз утырабыз. Мәсәлән, мин яши торган Төзүчеләр урамындагы 13 нче йортта инде дүртенчеме-бишенчеме мәртәбә суны өзәләр. Без әле Химиклар урамындагы 90 нчы йортта яшәүчеләрдән бәхетлерәк икән. Алар интернетта зарлануларыннан күренгәнчә, май аеннан бирле сусыз тилмерәләр булып чыкты.

Суны бирә башлагач та, әле ярты көн сары, тутыклы су килеп тилмертә. Ә бит күпләрнең өендә су исәпләгеч приборлар (счетчиклар) тора. Алар пычрак су килә дип, ташлама ясамый, әйләнүен белә. Димәк, без пычрак су өчен дә тулы бәя түлибез булып чыга. Ә кемдә бу приборлар куелмаган, аларга кайнар су өчен түләүне ничек исәплиләр соң?

Нурия Сафина: минем кайнар су өчен дә, салкын су өчен дә счетчик юк. Кайнар су өчен түләү кими бугай, түләү кәгазьләренә караганым да юк. Тик алай күп чигерәләр дип уйламыйм.

Айдар Нуриев: Безнең идарәче компанияләргә закон язылмаганмы әллә. Нигә аларга үз эшләрен, бурычларын үтәмәгәнгә штраф салынмый?

Алинә Габдрахманова: интернетка, ишекләргә кайнар су кайчан биреләчәге хакында графиклар элеп куйган булалар. Тик күп очракта ул чынбарлыкка туры килми. 072, 070 хезмәтләренә шалтыратып кына су бирү вакыты кичектерелгәнне беләбез. Бу графикларның төгәл булмавының үз сере бар икән бит.

Закон буенча кайнар су бирүнең рөхсәт ителгән вакыты: бер айда 8 тәүлектән артмаска тиеш икән. Су магистралендә авария вакытында – 24 сәгать рәттән; кайнар су белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән ин-женер-техник тәэмин итү системаларында ел саен ремонт һәм профилактик эшләр башкарганда, кайнар су белән тәэмин итүдәге өзеклек 14 тәүлектән артмаска тиеш.

Бу оешмалар тарафыннан үтәлергә тиешле санитар норма һәм кагыйдәләргә (СанПин) язылган.

Ярар, без бакчалы кешеләр, бакчада мунча да ягарбыз, чиләк белән су җылытып та коенырбыз, ә өй эчендә генә йөри алган авырулар, көн саен комлыкта уйнаган балалар нишләргә тиеш? Бу хакта моннан бер ел элек газетада язган идек инде. Кызганыч, әлеге сораулар быел да һавада асылынып кала бугай, киләсе елга да шулай булмас дип, беркем вәгъдә бирә алмый. Вәгъдә дигәннән, анысын бирергә яраталар. Инде күпләр колакка «токмач элгәннәренә» күндәм генә ышанып, яши бирәләр. Тик сүздә тору кирәклеген генә оныталар.

Язма ахырында күңелле яңалык. «Территориаль Генерацияләү компниясе-16» Түбән Кама ТЭЦ (ПТК-1) ААҖ филиалы директоры Сергей ОЛЮНИН НТР хәбәрчеләренә биргән интервьюсында Түбән Камада җылылык өчен түләү бәясен киметү өстендә эшләүләрен җиткерде. Быел җылылык гигакалориясе 1980 сум булып, ул ел дәвамында 166 сумга арткан. Әгәр җылылык бирү системасын камилләштергән очракта кайнар су белән тәэмин итү торбаларын һәм ЦТПларны карап тоту кирәклеге бетә, өстәвенә, кайнар су белән тәэмин итүнең сыйфаты һәм ышанычлылыгы арта. Дөрес, әлегә бу яңалык белән Түбән Кама йортларының 10 процентына гына җиһазландырылган. Шәһәрне тулаем тәэмин итү өчен 2,5 миллиард сум тирәсе акча кирәк икән. Шуңа күрә, бу проект кайчан тулаем гамәлгә ашырылачагы билгесез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: