Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Каенлы авылында ике тәүлек су юк

Түбән Кама районының Каенлы авылында ике тәүлек дәвамында су юк.

Бу хакта авыл халкы “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “Түбән Кама Халык контроле” төркемендә язган.

Аларның сүзләренчә, бу проблеманы чишәргә вәгъдә иткән булганнар, әмма су әле дә юк.

“Ике тәүлек су юк. Безгә нишләргә? Өйдә балалар. Бу мәсьәләне хәл итәбез дип ышандырганнар иде, тик hаман да хәл итмәделәр”, - дип язган пост авторы.

Моннан тыш, автор әйтүенчә, авыл халкы үзара салым программасында катнашкан, аларга торак пунктта су белән тәэмин итүне җайга салырга вәгъдә иткән булганнар.

“Торбаларга үзсалым буенча салым җыйдылар. Янәсе, икенче су манарасына. Әмма су гомумән юк. Нәтиҗәдә, су кайда? Аны өй артыннан да алып булмый. Ничек шулай кешеләрне мәсхәрә итәргә була?” - ди авыл халкы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев