Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Каенлы авылы юлы 40 ел капиталь ремонт күрмәгән

Түбән Кама районының Каенлы авылындагы юлга 40 ел ремонт ясалмаган

Хәзер ул коточкыч хәлдә.  Тирән чокырлар җирле халыкка бик күп уңайсызлыклар китерә. Ә иң кыены – яңгыр вакытында, юллардагы тигезсезлекләр күренми диярлек.

Авыл җирлеге башлыгы Рәмис Гарипов хәбәр иткәнчә, тиздән тукталыштан алып чатка кадәр юлны төзекләндерәчәкләр. Тик аның башка өлешен ремонтлау өчен әлегә акча юк.

“Бу елны “Юл-урам челтәрен ремонтлау” программасы буенча 300 метр юл ремонтланачак. Әлегә тендер бара. Аны “Автодранс” үткәрә. Тендер узганнан соң, эшләр башкарылачак”, – дип белдергән авыл җирлеге башлыгы.

Аның сөйләвенчә, күбрәк тә ремонтларга була. Моның өчен үзара салым программасы бар. 2013 елдан, Президент боерыгы белән, халыктан җыелган салым дәүләт тарафыннан финанслана. Ягъни, халыктан җыелган һәр сумга республика 4 өстәмә акча бүлеп бирәчәк. Хәзерге вакытта бу вариант та карала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X