Туган як

Аяк асты шугалак

Шәһәребезнең Химиклар урамы, 16 йорты каршындагы тукталышны кыш буе бер дә чистартмадылар бугай.

Кар шулай өелеп, кечкенә автобусларга утырганда аяк таеп, тәгәрмәч астында калуың да бик мөмкин. Көннәр суыткач, шәһәрнең күп кенә урамнары, тротуарлары бозлавыкны хәтерләтә.

Янгыннан соң ремонт юк

Вахитов урамы, 13 нче йортның бер подъездында 21нче февральдә үк янгын чыккан иде.

Инде күпме вакыт узды, әле һаман ремонт ясаучы юк. Стеналар корымнар каралган, электр чыбыклары асылынып тора, ТКХ бер чара күрми.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: