Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

«Автолидер» автомәктәбе мәйданчыксыз калган

Түбән Кама «Автолидер» автомәктәбенең укучыларын арендага алынган автодромга кертмиләр. Эш шунда ки, бер ай элек территория хуҗасы алышынган, ә субаренда килешүе элеккеге милекче белән төзелгән булган. Яңа хуҗа килешү үз көчен югалткан дип саный.

Автомәктәп директорының фикере башкача. Резедә Нәбиуллина әлеге автодромда соңгы 10 ел эчендә дәресләр үткәргән, аны төзекләндерү өчен 6 миллион сум акча тоткан. Тик бер ай дәвамында автодромга керү тыелган. 1 апрельдә территориянең хуҗасы алмашкан, ул аны ябарга дип карар кылган. Тик, бүгенгә монда 30 кешенең имтиханын үткәрү планлаштырылган.

«Хәзерге вакытта миңа территориягә керергә комачаулыйлар. 4 ай элек планлаштырылган дәүләт имтиханы өзелә. Бүген миндә имтихан. Кешеләр аны тапшырыр һәм машина йөртү таныклыгын алу өчен бу көнне көтте, ә алар монда эләгә алмый, аңлыйсызмы?» -ди «Автолидер» автомәктәбе директоры Резедә Нәбиуллина.

Бүген имтихан алай да булган, әмма икенчесе үткәрелерме-юкмы – әлегә  билгеле түгел. Территориянең яңа хуҗасы, «ИП Кубасов», күченер өчен автомәктәпкә  бер ай биргән. Әмма, Резедә уйлавынча, бу вакыт эчендә моны эшләү мөмкин түгел. Яңа участок табылуын исәпкә алсак та, аны төзекләндерү һәм документларны рәсмиләштерер өчен ярты елга якын вакыт кирәк. Тик яңа милекче үз фикердә торуын дәвам итә: аның белән субаренда килешүен беркем дә төземәгән.

«Хәзерге вакытта «Автолидер» автомәктәбе законсыз рәвештә монда. Милекче белән бернинди хокукый мөнәсәбәтләр дә юк. Алар да үз теләкләре белән мәйданнан чыгып китүдән баш тарта. Без аларга монда керүне чикләргә мәҗбүр. Алар милекче мәйданыннан файдаланалар, аренда hәм электр энергиясе өчен түләмиләр», - дип раслый ИП юристы Кубасов Юрий Амосов.

Автомәктәпнең адвокаты әйтүенчә, кишәрлекне сатканда аренда килешүе гамәлдән чыгарылмый. Һәрхәлдә, аларның документында әлеге пункт язылмаган. Димәк, Гражданлык кодексы нигезендә, ул хәтта милекче алышканда да гамәлдә. Хәзер өч як та – автомәктәп, шулай ук, иске һәм яңа хуҗалар – килешеп караячаклар. Тик, суд тыкшынуыннан башка хәл ителмәскә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев