Туган як

«Апа өйгә кертми»: Түбән Кама подъездларының берсендә бомж яши

Яшьлек урамындагы 21В йортының беренче подъездында билгеле бер яшәү урыны булмаган ир-ат урнашкан.

Бу хакта йортта яшәүчеләр социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

«Чүп-чар ташый, тәмәке тарта, искә түзеп булмый, һәрчак коляска һәм балалар белән моннан үтү – зур сынау», - диелә язуда.

Ир-ат сөйләвенчә, аны апасы өенә кертми.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: