Туган як

«Зәңгәр беретлар» да бәйрәм итеп алды

2 августта шәһәребезнең сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында Һава-десант гаскәрләре көненә багышланган тантаналы митинг узды. Анда, гадәттәгечә, муниципаль район җитәкчелеге, хәрби комиссариат, сугыш, хезмәт һәм кораллы көчләр ветераннары оешмасы вәкил-ләре катнашты. Десантчыларны бәйрәм белән котлаучылар арасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Сәмигуллин, сугыш, хезмәт һәм кораллы көчләр ветераннары советы рәисе...

2 августта шәһәребезнең сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында Һава-десант гаскәрләре көненә багышланган тантаналы митинг узды.
Анда, гадәттәгечә, муниципаль район җитәкчелеге, хәрби комиссариат, сугыш, хезмәт һәм кораллы көчләр ветераннары оешмасы вәкил-ләре катнашты. Десантчыларны бәйрәм белән котлаучылар арасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Сәмигуллин, сугыш, хезмәт һәм кораллы көчләр ветераннары советы рәисе Казбек Ризванов та бар иде. Алар Һава-десант гаскәрләренең барлыкка килү тарихына тукталып үтте, шул ук вакытта бүгенге хәрбиләрнең казанышлары белән горурлануларын искәртте.
- Бүген 29 шәһәрдәшебез Мәскәүдәге Кызыл мәйданда Һава-десант гаскәрләре көне-нә багышланган тантаналы митингта катнаша. Алар - «Взлетная полоса» хәрби хезмәткә хәзерләү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, шулай ук, «ТАНЕКО»да эшләүчеләр дә бар, - дип ассызыклады Марат Сәмигуллин. Кыскасы, митинг барышында десантчыларга карата бик күп мактау сүзләре иреште. Бүләкләү дә булды. «Солдаты Афгана» ансамбленә, хәрби комиссариат хезмәткәре майор Олег Васильевка, «Шинник» спорт комплексының татарча көрәш буенча тренеры Илнар Гәрәевкә «Россия десантчылары союзы» исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Хәрби комиссар урынбасары Газинур Ситдыйков беренче чечен кампаниясендә катнашкан биш түбәнкамалыны Мактау грамоталары белән бү-ләкләде, Әфганстанда сугышкан, хәзерге вакытта табиб булып эшләүче Юрий Пискаревка «Награда Пирогова» җәмәгать бүләге тапшырды.
Котлау-тәбрикләүләрдән соң, хәрби хезмәттә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, сугышчы-интернационалистлар һәйкәле һәм Җиңү монументы янына чәчәк бәйләмнәре салдылар. Алга таба бәйрәм Спортивная урамындагы парашют белән сикерү өчен махсус урнаштырылган выш-ка янында дәвам итте. Де-сантчыларның гадәти күңел ачуларында теләге булган һәркем катнаша алды.
Күңел ачу дигәннән, буй-буй тельняшкалар кигән зәңгәр беретлы десантчылар бәйрәм иткәндә чама хисен белми, дисәң дә була. Масаеп, күкрәк киереп йөрүче егетләрдән (алай булмый ди, элиталы гаскәрләр ич) халык шүрли дә бугай. Кайчагында «зәңгәр беретлар»ның кәеф-сафа корулары күңелсез тәмамлана. Ни генә кыланып бетмиләр бит! Инде митингка җыелгач та, десантчыларны бер генә мәртәбә кисәтмәделәр - бәйрәм көнне үзегезне лаеклы, чын ир-егетләрчә тотыгыз, тыйнак булыгыз, янәсе.
- Июль ахырында Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп үтүчеләрдән дә халык зарланды. Сез дә алар кебек ямьсез кыланмагыз, - дип үгетләде Казбек Ризванов. «Зәңгәр беретлар» аның сүзенә колак салганмы-юкмы - анысын үзегез күргәнсездер.
Һәрхәлдә, кич белән шәһәр урамнары буйлап җилдән җитез җилдерүче машиналарның алдагы тәрәзәләреннән яртылаш чыккан, шул ук вакытта кулларына десантчылар флагы тоткан «зәңгәр берет»ларга берничә мәртәбә тап булдым. Аларның машина сигналына кушылган көр тавышлары кич буе яңгырады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: