Заманага карап Ватан үзгәрми һәм ир-егет бурычы да...
Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәткә кагылышлы закон нигезендә, бу язгы чакыруда шәһәребез һәм районыбызның 250ләп егете сроклы хезмәткә китәчәк. Алар Россия Кораллы көчләренең төрле гаскәрләрендә хезмәт итәчәкләр. Сәламәтлекләре беренче категорияле булган 30-35 якташыбызның Тольяттидагы спецназ частена эләгү мөмкинлеге бар. Бу аңлашыла да, чөнки алар «Патриот» үзәгендә һәм элекке КАИ филиалында...
Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәткә кагылышлы закон нигезендә, бу язгы чакыруда шәһәребез һәм районыбызның 250ләп егете сроклы хезмәткә китәчәк. Алар Россия Кораллы көчләренең төрле гаскәрләрендә хезмәт итәчәкләр.
Сәламәтлекләре беренче категорияле булган 30-35 якташыбызның Тольяттидагы спецназ частена эләгү мөмкинлеге бар. Бу аңлашыла да, чөнки алар «Патриот» үзәгендә һәм элекке КАИ филиалында алдан ук беренчел хәрби һәм физик хәзерлек узалар.
Бу юлы хезмәткә чакырыласы егетләребезгә повесткаларны микрорайон советлары җитәкчеләре тарата, хезмәткә китүчеләргә кесә телефоннары бирелә. Алар, командирлар рөхсәте белән, атнага 1-2 мәртәбә үзләре теләгән кешеләр белән элемтәгә керә алачаклар. Бу елның беренче гыйнварыннан сроклы хезмәттәге солдатның шәхси исәп-хисап карточкасына аена 2000 сум акча күчеп барачак. Бу, беренчедән, солдатның акчасын беркем дә «кыса» алмаячак, икенчедән, хәрби хезмәттән соң эшли башлаганчы яшәр җае булачак, дигән сүз.
Тагын бер яңалык: кайбер яшьләрне хәрби хезмәткә барудан шөлләтә торган «дедовщина»ны бетерү максатыннан, казармаларда һ.б. урыннарда видеокамералар куя башлаганнар. Шулай итеп, сроклы хезмәттәге солдат, сержантлар тәүлек буе күзәтү астында булалар.
Хәрби хезмәтнең стажга кергәнен әйтеп үтү дә кирәктер һәм армиядән кайткан егетләребезне, беренче чиратта, эшкә алырга тиешләр. Бу - закон буенча каралган, ә моңа кадәр армиядән кайтучылардан да эшкә урнашканда стаж таләп итәләр иде бит.
Хәрби комиссар Фәрит Миңгәрәев, армиягә алынучы егетләребезнең хезмәт кенәгәләрендәге язуда предприятиеләрнең кадрлар бүлеге тарафыннан, «үз теләге белән» дип түгел, ә «хәрби хезмәткә чакырылу сәбәпле» дип күрсәтү зарурлыгын ассызыклап әйтте. Шулай эшләгәндә, хезмәттән кайткан солдатны, бернинди каршылыксыз, үз урынына эшкә алырга тиеш булалар. Быел безнең Түбән Камада армиядән кайткан 36 егет льготалы шартларда (укыган өчен акча түләмичә) институтка керү хокукына ия булачаклар, әлбәттә, хезмәт иткән урыннарыннан бирелгән характеристикалары да зур роль уйный.
Күпме «уклонист»ларны җәзага тарттыгыз, дигән соравыма, «хәрби комиссариатның бурычы җәза бирү түгел, ә яшүсмерләребезне хәрби хезмәт аша чын ир-егетләр итеп тәрбияләү» дип җавап бирде хәрби комиссар. Башка ул турыда сүз кузгату урынсыз иде, чөнки алар болай да үзләрен җәзалыйлар ич. Күз алдыгызга китерегез инде, 27 яшькә кадәр укырга да, эшкә дә керә алмыйча йөриләр, төпле һөнәр дә ала алмыйлар, яшәү өчен акча да кирәк. Җинаятьче кебек кача-поса яшәү җиңел түгелдер ул.
Ф.Миңгәрәев армиягә алынучы егетләребез Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәсеннәр, әти-әниләре йөзенә кызыллык китермәсеннәр, дигән теләк белдерде.
Әйе, мин дә хәрби кием киячәк егетләребезгә сроклы хезмәттә уңыш, исән-сау әйләнеп кайтуларын телим. Ә инде 20 яшькә җиткәч тә әниләре итәгеннән аерылырга батырчылык итмичә, ишектәге кыңгырау шалтыраган саен, «повестка китергәннәр» дип калтырап яшәүче «күсәк»ләргә ир-егет исеме әрәм, буыннары сыек ул маңкалар үзләре һәм шундый «малай» үстергән әти-әниләре кызганыч.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 гыйнвар 2021 - 11:37Туй көне бик күңелле, ләкин... суык булган Декабрьдә Түбән Кама никахлашу сараенда шәһәребезнең берничә гаилә пары өчен юби- лей кичәләре оештырылды. Шул парлар арасында көмеш туйларын билгеләп узган Зиннәтуллиннар гаиләсе дә булды.3500
-
23 гыйнвар 2021 - 11:07Үзебезчә, кунакка йөрешеп... Безнең Олы Аты авылында Раштуа елдагыча әйбәт үтте. Бөтен кешенең балалары, туганнары кайтты.1200
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
22 гыйнвар 2021 - 10:16Җәй буе нишләгәннәрдер?..Шәһәргә нибары 55 ел гына тула. Яңадан-яңа йортлар төзелә. Тик җылылык үткәрү челтәрләрендә аварияләр булгалап, анда яшәүчеләрнең кәефләрен кыра.13400
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.28200
-
20 гыйнвар 2021 - 15:00НТР телекомпаниясенең милли бүлегенә хәбәрче кирәк Әгәр син иҗат итәргә яратасың һәм татар телен камил беләсең икән, безнең командага рәхим ит!19100
-
22 гыйнвар 2021 - 10:16Җәй буе нишләгәннәрдер?.. Шәһәргә нибары 55 ел гына тула. Яңадан-яңа йортлар төзелә. Тик җылылык үткәрү челтәрләрендә аварияләр булгалап, анда яшәүчеләрнең кәефләрен кыра.13400
-
21 гыйнвар 2021 - 16:38Балалар хастаханәсенең стационарында капиталь ремонтның беренче этабы башланды Бу хакта Инстаграмның үз битендә сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Сергей Мерясев хәбәр итте.13200
-
22 гыйнвар 2021 - 11:11Клипка да төшкәннәр, атта урам да әйләнгәннәр Түбән Кама «Керәшен» җәмгыяте яшьләре «Безнең ил» халык җыруына клип төшергәннәр.12204
-
21 гыйнвар 2021 - 16:35Түбән Камада чаңгы узышлары буенча беренче ачык кубок уздырмакчылар Ул 80 нче аерым чаңгычылар батальонына багышлана.12100
-
21 гыйнвар 2021 - 15:42Түбән Камада җирле үзидарә советларының яңа җитәкчесе билгеләнде Хәзер бу вазыйфаларны Әлфинә Сөнгатуллина башкарачак.10700
-
22 гыйнвар 2021 - 11:29Юбилейлы сабый да бар ЗАГС идарәсендә Түбән Каманың 55 еллыгына багышлап чаралар уздыруга старт бирелде.10600
-
21 гыйнвар 2021 - 16:09ТОСЭР ның 70 инвестицион проектның 18 гамәлгә ашырылган инде Үз чиратын тагын 47 се көтә. Яңа мәйданчыклар төзелеше белән администрация вәкилләре танышты.9200
-
22 гыйнвар 2021 - 10:43Тюбинг алып булмаячак Түбән Кама муниципаль районы башкарма коми-теты җитәкчеләре эчке эшләр идарәсе хезмәткәр-ләре белән тюбингларны арендага бирү урыннарын тикшергәннәр.7900
-
22 гыйнвар 2021 - 10:57Карасагыз, уйланырлык нәрсәләр күп Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының һәр премьерасын көтеп алам. Ә менә «Калдырма, әни!» драмасын карарга соңгарак калдым шул. Аннары пандемия башланды, театр вакытлыча ябылды. 9 гыйнварда, ниһаять, спектакльгә бару мөмкинлеге туу белән, барып, карап, тәэсирләрем белән уртаклашырга булдым.7901
-
22 гыйнвар 2021 - 08:39Быел да «Туган як»тан бүләк» бар 2021 елның беренче яртысы өчен газетабызга язылучылар арасында «Туган як»тан бүләк» конкурсы 29 гыйнварда НТР компаниясе бинасында үткәрелә. Бүләкләрне уйнату 10.30 сәгатьтә башлана.7600
-
22 гыйнвар 2021 - 10:22Онытканнар булса кирәк Төзүчеләр урамындагы 4 нче йортта подъезд тәрәзәләре юк.7200
-
22 гыйнвар 2021 - 10:30Йөрәге сызлап, хәле начарайган ирне 11 яшьлек кыз коткарган Айгөл Гарипова 14 нче лицейның 5 нче сыйныфында укый.7001
-
22 гыйнвар 2021 - 08:48Максатлары – фестивальгә бару Узган елның октябрь аенда без «Ковер» яшьләр үзәге «Элемтә бар» («Есть контакт») проекты буенча грант отып, олылар белән эш алып барулары турында язган идек.4000
-
23 гыйнвар 2021 - 11:37Туй көне бик күңелле, ләкин... суык булган Декабрьдә Түбән Кама никахлашу сараенда шәһәребезнең берничә гаилә пары өчен юби- лей кичәләре оештырылды. Шул парлар арасында көмеш туйларын билгеләп узган Зиннәтуллиннар гаиләсе дә булды.3500
-
23 гыйнвар 2021 - 09:07Татар телендә сөйләшергәме? Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә «Татарча да яхшы бел!» проекты башланды.3200
-
22 гыйнвар 2021 - 10:04«Үзебезне сакларга кирәк» Түбән Камада коронавирустан вакцинация башланды.3100
-
23 гыйнвар 2021 - 10:26Алдасаң, җәза салалар Түбән Кама шәһәр судында 36 яшьлек хатын эше каралган.2500
-
23 гыйнвар 2021 - 11:07Үзебезчә, кунакка йөрешеп... Безнең Олы Аты авылында Раштуа елдагыча әйбәт үтте. Бөтен кешенең балалары, туганнары кайтты.1200
-
22 гыйнвар 2021 - 10:04«Үзебезне сакларга кирәк» Түбән Камада коронавирустан вакцинация башланды.3100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика