Туган як

Яшьләргә үрнәк

Ябык кына, уртача буйлы егетнең һава-десант гаскәрләренә җибәрелүен белгәч, авыл халкы гаҗәпкә калды. Ләкин моңа җирлек бар иде. Кечкенәдән авылда эшләп үскән, беләкләрен ныгыткан егет, мәктәптә укыганда ук татарча көрәш һәм җиңел атлетика ярышларында призлы урыннар яулады. Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткәндә дә Хәлим сынатмаган: сугышчы күнегүләрен тырышып өйрәнгән, 31 тапкыр...

Ябык кына, уртача буйлы егетнең һава-десант гаскәрләренә җибәрелүен белгәч, авыл халкы гаҗәпкә калды. Ләкин моңа җирлек бар иде. Кечкенәдән авылда эшләп үскән, беләкләрен ныгыткан егет, мәктәптә укыганда ук татарча көрәш һәм җиңел атлетика ярышларында призлы урыннар яулады.

Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткәндә дә Хәлим сынатмаган: сугышчы күнегүләрен тырышып өйрәнгән, 31 тапкыр парашют белән сикергән. Мактаулы хәрби хезмәттән Хәлим өлкән сержант дәрәҗәсе алып кайтты. Аннары мәктәпкә укытучы булып эшкә керде, Казан дәүләт педагогия институтында югары белем алды.

Армия хезмәте тәҗрибәсе аңа бүгенге тормышта да кирәк булды. Хәлим Насретдинов 19нчы урта мәктәптә тормыш иминлеге нигезләре укытучысы булып эшли. Кырыс армия мәктәбен узган ир-егет яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертә. Хәлим Насретдинов яхшы хәрби хәзерлекле запастагы өлкән лейтенант кына түгел, тырыш, белемле укытучы да. Ул күп укый, үз белемен күтәрү өстендә даими эшли. Аның укучылары да олимпиадаларда, төрле ярышларда призлы урыннарны яулыйлар. Җәйге каникул көннәрендә Кама Аланы урманы янында оештырылган «Яшь десантчы» лагеренда эшләгәндә дә ул үзенең көчен кызганмады.

«Ел укытучысы» конкурсында катнашып, ул «Тормыш иминлеге нигезләре» курсы буенча беренче урынга лаек булды һәм мәгариф идарәсе дипломы белән бүләкләнде.

Яшь буынны тәрбияләүдә Хәлим Насретдинов кебек булдыклы, белемле ир-ат укытучылар бүгенге тормышта бик тә кирәк. Аның туган авылы турында «Искитмәле Олы Болгаер» исемле китап чыкты. Авторы Хәмзә Бәдретдинов язганча, Олы Болгаерның лаеклы бер улы ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: