Туган як

Якташларның хәлен белеп кайттылар

Түбән Кама делегациясе Саратов өлкәсендәге хәрби частькә барып кайтты. Стратегик максаттагы ракета гаскәрләренең ул частен шәһәребез моннан бер ел элек шефлыкка алган иде. Муниципаль район башлыгының киңәшчесе, чакыру комиссиясе рәисе Григорий Китанов, хәрби комиссар Фәрит Миңгәрәев, солдатларның әти-әниләре һәм артистлар да кергән делегация яшь солдатларның хәрби ант (присяга) бирү тантанасында...

Түбән Кама делегациясе Саратов өлкәсендәге хәрби частькә барып кайтты. Стратегик максаттагы ракета гаскәрләренең ул частен шәһәребез моннан бер ел элек шефлыкка алган иде.
Муниципаль район башлыгының киңәшчесе, чакыру комиссиясе рәисе Григорий Китанов, хәрби комиссар Фәрит Миңгәрәев, солдатларның әти-әниләре һәм артистлар да кергән делегация яшь солдатларның хәрби ант (присяга) бирү тантанасында катнашты. Кунакларга солдатлар яши торган казарманы, укыту классларын, спорт залын, ашханәне һәм госпитальне күрсәттеләр. Безнекеләр хәрби часть командиры белән очрашып, үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирә алды. Түбән Кама делегациясе анда хезмәт итүче якташларыбызга бүләкләр алып барган иде, артистлар концерт куйды. Сүз уңаеннан, биредә хәзерге вакытта Түбән Каманың 100дән артык егете хәрби бурычын үти.
Бу хәрби часть - шәһәребез шефлыкка алган икенчесе. Моңа кадәр Түбән Кама, шактый еллар инде, Тольяттидагы спецназ частенә генә шефлык итә иде. Мондый хезмәттәшлек якташларыбызның хәрби хезмәт шартларына күзәтчелек итү мөмкинлеге бирә, егетләрнең армиягә бару теләген арттыра.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: