Туган як

Утлы көннәр хатирәләре

Бөек Ватан сугышы беткәнгә быел инде 68 ел булды. Бу үзе бер кеше гомере. Тик шулай да сугыш дәһшәтләрен үз җилкәләрендә татыган ветераннар бу көннәрне төшләрендә күреп әле дә салкын тиргә батып уяна. Элекке фронтовик Хатип Ибниев та сугышның коточкыч мизгелләрен бүгенгедәй хәтерли. Сугышта снарядлар, пулялар очып килүгә караганда дошман...

Бөек Ватан сугышы беткәнгә быел инде 68 ел булды. Бу үзе бер кеше гомере. Тик шулай да сугыш дәһшәтләрен үз җилкәләрендә татыган ветераннар бу көннәрне төшләрендә күреп әле дә салкын тиргә батып уяна.
Элекке фронтовик Хатип Ибниев та сугышның коточкыч мизгелләрен бүгенгедәй хәтерли. Сугышта снарядлар, пулялар очып килүгә караганда дошман самолетларының бомбага тотуы куркынычрак иде, дип искә ала ветеран. Шулай бервакыт, Хатиплар төшке ашны ашап утырганда, дошманның берьюлы 12 самолеты һөҗүм итеп безнең 400дән артык солдатның башына җиткән. Югарыдан очып, бомбалар ташлагач, түбәнрәк төшеп, пулемет утыннан качарга омтылучыларны һәм яралыларны атып йөргәннәр.
Ул үзе Апас районының Кече Күккүз авылында Ибни ага белән Зәйнәп апа гаиләсендә өченче бала булып туган. Сугышка кадәр колхозда төрле эшләрдә йөри. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка башта абыйсы Исмәгыйль, ә 1942 елның декаберендә, Хатип үзе дә алына. Алар төркемен Суслонгерга җибәрәләр. Каһәрләнгән, каргалган Суслонгер лагеренда солдатларның җәфа чигүләре турында күп язылды. Бу сүзләрне ветеран да кире какмады. Лагерьда ачлык, авыр хезмәт теңкәләренә тия сугышка алынучыларның. Белмим, ни өчен ил якларга китәсе солдатларны лагерьда хәлсезләндереп, ачка тилмертеп, авыр хезмәт белән газаплаганнардыр.
Бәхетенә, 1943 елның март аенда Юдинодагы училищега алалар. Шул елның маена кадәр хәрби әзерлек үткән егетләрне Украина фронтына озаталар. Минометчы булып хезмәт иткән Хатип Ибниев армиядә бер гаилә кебек дус булып, ярдәмләшеп яшәгәннәрен искә алды. Командирлар да мәрхәмәтле-шәфкатьле булдылар ди. Сугышта шулай инде, кем яралана, тиз-тиз генә яраларын бәйлисең дә, аны алыштырасың, дип дәвам итте ветеран, сугыш хатирәләрен яңартып. Тик һәр заманның үз юньсезләре була шул. Хатип ага да шундыйларның берсе турында әрнеп искә алды. Совет солдаты исемен күтәреп йөрүче ул бәндә, үлгән командирының кулындагы сәгатен салдырып алудан да тайчынмый. Һөҗүмгә барганда, ата - улны, ана - кызны белмәгән мәхшәрдә, командирларының яраланып егылганын күрсәләр дә, туктап торырга вакытлары булмый. Бераз һөҗүм тынгач, рота командирын эзләргә керешәләр. Аның үле гәүдәсен Хатип сулык янындагы камышлыктан табып ала. Ә теге юньсез сугышчыны, ул соңрак тагын, тегесе поездда товар сатып йөргәндә тагын очрата әле.
Хатип Ибниев Днепр елгасын кичкәндә бот төбеннән яралана. 8 ай госпитальдә дәваланганнан соң, аны ныклап терелеп бетү өчен тылга озаталар. Туган якларында алты айдан артык дәваланганнан соң Хатип кире сугышка китәргә җыена. Тик фронт сызыгы үтәргә өлгерми кала - совет сугышчыларының фашист армиясен җиңүләре турындагы шатлыклы хәбәр алына. Бу вакытта Хатип ага хәрби комиссариатта була. Билгеле, сугыш бетүе турында ишеткәннән соң, куанычның чиге-чамасы булмый.
Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры Х. Ибниев бу юлы бөтенләйгә туган авылына әйләнеп кайта.
Үзен сугышка озатып, көтеп алган күрше кызы Мөкәррәмә белән уртак тормыш корып җибәрәләр. Тыныч тормышта, җиң сызганып колхоз эше йөген җигелеп тарталар. Хатыны бригадир, клуб мөдире булса, үзе ферма мөдире, рәис урынбасары, кладовщик булып эшли. Ветеран ярты гасырдан артык стажлы коммунист та, хәленнән килгәндә әле шәһәребездә партия җыелышларына барып йөргән була. Хәзер йөрү кыенлашты шул, ди ул.
Аларның өйләнешкәннәренә быел 67 ел. 1989 елны авылдан Түбән Камага кызлары Мөнәвәрә янына күчеп киләләр. Лаеклы ялда булуына карамастан, шәһәргә килгәч тә әле Хатип ага балалар бакчасында каравылчы булып эшли.
Яраткан хатыны белән бергәләп 9 бала табып үстерәләр. Ирле-хатынлы Мөкәррәмә апа белән Хатип агага үз тормышларында бала югалту ачысын да татырга туры килә. Бүгенге көндә аларның 12 оныгы, 3 оныкчыклары бар. Балалары Россиянең төрле төбәкләрендә: Сахалинда, Татарстанның Апас районында, Яшел Үзән һәм Түбән Кама шәһәрләрендә яшиләр. Шәһәребездә яшәүче кызы Мөнәвәрә гел килеп, ярдәм итеп, хәлебезне сорашып тора, диләр ирле-хатынлы Мөкәррәмә апа һәм Хатип ага. Картайган көннәрендә шулай хөрмәтле ата-ана, яраткан әби-бабай булып, балалары хөрмәтендә әле озак яшәргә язсын үзләренә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: