Туган як

Тәвәккәлләр һөнәре

Алик Гыйматдинов - 78нче янгын-коткару частеның караул начальнигы булып эшли. Тиз карар кылуны таләп итә, киеренке хезмәт сорый торган һөнәр. Алик Фәрит улы Гыйматдинов андый тормыш рәвешенә яшьтән ияләнгән. Аксубай районының Мюд поселогында туган Аликка 6 яшь вакытта, гаиләләре Түбән Кама районының Иске Чишмә авылына күченеп килә. Ул шунда укып,...

Алик Гыйматдинов - 78нче янгын-коткару частеның караул начальнигы булып эшли. Тиз карар кылуны таләп итә, киеренке хезмәт сорый торган һөнәр.
Алик Фәрит улы Гыйматдинов андый тормыш рәвешенә яшьтән ияләнгән. Аксубай районының Мюд поселогында туган Аликка 6 яшь вакытта, гаиләләре Түбән Кама районының Иске Чишмә авылына күченеп килә. Ул шунда укып, 2001 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, аны 2004 елда уңышлы гына тәмамлый.
Егетне шул елның декабрь аенда армиягә алалар. «Өч көн Казанда булгач, эшелон белән Төньяк Кавказга озаттылар. Федераль куркынычсызлык идарәсенең Чик буе гаскәрләренә эләктем», - дип сөйли Алик. Нальчик шәһәрендә өйрәнүләр уза. Тиздән хәрби ант кабул итәләр. Ул хезмәтен саперлар ротасында башлый. Бу - «боевик»ларның Нальчикны штурмлаган вакыт.
2 мартта «Таргим» дип аталган 5нче заставага күчәләр. «Анда блиндажлар төзергә, окоплар казырга булыштык», - дип искә ала ул чакларны Алик Гыйматдинов. Шул тирәдә, тау итәгендә борынгы сак корылмалары (җирле халык аны «үле шәһәр» дип атый икән) таралып урнашкан була. Алик шул тирәләрдәге табигатьнең гүзәллеген чагылдырган фоторәсемнәрне әле хәзер дә зур истәлек итеп саклый.
Анда 20 ай хезмәт иткәч, аларны 6нчы заставага күчергәннәр. «Без - чик сакчылары. Республика таулы урыннарда урнашканлыктан, анда чик сызыгын төгәл билгеләү мөмкин түгел. Турыдан-туры «боевик»лар белән бәрелешләрдә катнашмасак та, ул вакытта партизан сугышлары барганлыктан, берничә мәртәбә шартлату, засададан ату очраклары булгалады», - дип искә ала Алик ул чакларны.
Бер ел саперлар взводында хезмәт иткәннән соң, аны автовзводка алганнар. Анда отделение командиры булган. Егет яхшы хезмәт иткән. Берничә тапкыр командирлары әти-әнисенә Рәхмәт хаты да җибәргән хәтта.
Хезмәт срогы төгәлләнгәч, контракт нигезендә калырга кыстасалар да, Алик Гыйматдинов, туган якларын сагынып, 2006 елның ноябрендә демобилизацияләнеп өенә кайта. Егет алдына эшкә кая урнашырга, хезмәт юлын кайдан башларга, дигән сорау килеп баса. Сак хезмәтендә эшләүче дустының киңәше белән, 78нче янгын частена эшкә килә. Чаллы шәһәрендә егетне коткару һөнәре серләренә өйрәтәләр. Үз эшен яратып, тырышып хезмәт итә башлый.
Янгын сүндерү эше авыр түгел, дип уйлаучылар нык ялгыша. Дөрес, көн саен янгын чыкмый. Ләкин, һәр чак «формада булырга» кирәк. Бәла-каза сиздермичә килә. Шуңа күрә «гадәттән тыш хәлләр» дип атыйлар да инде аларны. Янгын сүндерүче һәм коткаручы - кыюлык, тәвәккәллек сорый торган хезмәтләр. Тиз арада дөрес карар кабул итү - фаҗигаләрне булдырмый калырга яисә килеп туган хәлдән аз гына югалтулар белән чыгарга мөмкинлек бирә. Әнә шуңа да, күп нәрсә янгын сагы хезмәткәрләренең һөнәри әзерлекләренә бәйле. Янгын сагы һәм коткару хезмәте егетләре беркайчан да уяулыкларын югалтмый. Ел дәвамында берничә мәртәбә һөнәри бәйге уздырыла, даими рәвештә өйрәнү тренировкалары үткәрелә. Махсус техникадан да дөрес файдаланырга һәм аларны төзек хәлдә тотарга кирәк...
Алик Гыйматдинов 2014 елдан каравыл начальнигы вазифаларын башкара. Янгын чыккан очракта, корылмаларның яисә промышленность объектларының бөтенлеге, анда эшләүчеләрнең иминлеге янгын сүндерүчеләрнең һәм коткаручыларның ни дәрәҗәдә әзерлекле булуларына бәйле. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта һәр сәгать кенә түгел, һәр секунд кадерле. Шуңа күрә, тәүлек әйләнәсе дежур торучы сак хезмәткәрләренең әзерлеге дә югары дәрәҗәдә булырга тиеш.
- Армиядә алган чыныгу тәвәккәллек белән гамәл кыла торган һөнәрне сайларга этәргеч биргәндер, бәлки, - ди Алик.
Ул җитәкли торган янгын-коткару часте һөнәри бәйгеләрдә даими катнашып, күп очракта алдынгы урыннарны яулый. 2014 елда янгын сүндерү һәм кеше гомерен саклап калу буенча өйрәнү бәйгесендә беренче урынны алган. Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан Рәхмәт хаты да бар икән.
Һәрдаим киеренкелекне таләп итә торган хезмәтен Алик Гыйматдинов. яратып башкара. Без тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер, ди ул.
Фәрит ИМАМОВ.
Фотода: А.Гыйматдинов армиядә хезмәт иткән чагында.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: