Туган як

Тольяттидагы хәрби частьне күреп кайттык

Түбән Кама егетләре хезмәт итә торган хәрби частьләрнең берсендә бассейн, бильярд һ.б. уңайлыклар булуы турында ишеткәч, ышанмадым. Үз күзләрем белән барып күрергә теләдем. Чыннан да, дөрес булып чыкты. Сүз Түбән Кама шефлыкка алган махсус хәрби часть турында бара. Хәзерге вакытта 48 егетебез Тольятидагы шушы частьтә хезмәт итә. Шуларның 22се узган...

Түбән Кама егетләре хезмәт итә торган хәрби частьләрнең берсендә бассейн, бильярд һ.б. уңайлыклар булуы турында ишеткәч, ышанмадым. Үз күзләрем белән барып күрергә теләдем.

Чыннан да, дөрес булып чыкты. Сүз Түбән Кама шефлыкка алган махсус хәрби часть турында бара. Хәзерге вакытта 48 егетебез Тольятидагы шушы частьтә хезмәт итә. Шуларның 22се узган атнада присяга, ягъни хәрби ант кабул итте. Әти-әниләрен алып барып часть белән таныштыру, улларының присяга кабул итүләрен күрсәтү өчен, муниципаль район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Григорий Китанов делегация җыйды.

- Дүрт ел элек әлеге хәрби часть белән килешү төзегәннән бирле, присягага әни-әтиләрне алып барабыз, бу үзенә күрә бер традициягә әйләнде. Биредә инде 500дән артык түбәнкамалы хезмәт итеп кайтты. Башта бу часть Рощинскийда урнашкан иде, күптән түгел аны уңайлырак урынга - Тольятти шәһәренә күчерделәр, - диде Г.Китанов.

Улының присяга кабул итүен күрергә баручылар арасында «Надежда» үзәгендә повар булып эшләүче Гөлфия Закирова да бар иде.

- Армиягә киткәнче улым Азат 44нче һөнәри лицейда, шулай ук, химия-технология институтының кичке бүлегендә укыды. Ул кечкенәдән үк армиягә барырга теләде. Төшләрендә дә үзенең «спецназ»да хезмәт итүен күргән хәтта. Дуслары арасында да кушаматы «сержант» иде, - дип сөйли ул, улы белән очрашыр минутларны якынайтырга теләп, сәгатенә карый-карый. Азатның әтисе Айдар заманында Оренбург өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. «Һәрбер егет солдат булырга тиеш» дип тәрбияләп үстергән ул Азатны. Уллары армиядән кайткач, укуын тәмамлап, эре предприятиеләрнең берсенә эшкә урнашырга планлаштыра, максатына ирешү өчен, армия хезмәтен узуы да ярдәм итәчәк, дип бик дөрес уйлый икән.

Безнең делегациядә Сосновка авыл җирлеге башлыгы Наталья Бурчина да бар иде. Ул җирлектән Тольяттида дүрт егет хезмәт итә, берсе - аның оныгы.

- Егерме ел элек улым шул ук часьтә хезмәт иткән иде, хәзер менә оныгым присяга кабул итә, - дип сөйли ул.

19 яшьлек Артур Мөхитов, мәктәпне тәмамлагач ук, армиягә алынган. Биредә аңа бик ошый. Ул махсус подразделениедә хезмәт итүе белән горурлана.

- Яз көне минем белән бергә Түбән Камадан - 26, Нурлаттан - 2, Казаннан 1 егет килгән идек. Якташлар белән хезмәт итүе рәхәт, шатлыкларыбыз да, башка мәсьәләләр дә уртак, бергәләшеп хәл итәбез. Өстәвенә, биредә бик тәмле ашаталар да әле, - ди ул, елмаеп.

Көн салкынча булгач, присяганы ачык һавадагы плацта түгел, ә корпусның фойесында кабул иттеләр. Улларының хәрби ант бирүен ата-аналары тын да алмыйча тыңлады. Аннан соң гимн җырлаулары да дулкынландыргыч күренеш иде. Әниләренең яңа гына күз яшьләре кипкән йөзләре тагын чыланды...

Аннан соң актлар залында часть офицерлары ата-аналар белән очрашып, мондагы тәртип белән таныштырдылар. Ул башка, гадәти булган частьләрдән шактый аермалы икән. Солдатлар иртән 6.30да уяналар, урамга зарядкага чыгалар. 8дә - ашханәдә иртәнге аш. 9дан 13кә кадәр укыйлар, төшке аштан соң бер сәгать йоклап алалар. Аннары өч сәгать хәрби әзерлек узганнан соң, спортның үзләре теләгән төрләре белән шөгыльләнә алалар. Кичке 10да йокларга яталар. Ял көннәрендә клубта концерт күрсәтәләр, теләгәннәр бассейнга су керергә яки бильярд уйнарга бара. Шулай ук, плацта футбол уйнарга да рөхсәт бар. Күргәнегезчә, солдатның туган йортын сагынып, моңсуланып утырырга вакыты юк.

Аларга ай саен 450 сум акча бирәләр. Хәзер аны кулга бирмичә, банктагы исәп-хисап счетына күчерәләр икән. Әти-әнисе белән сөйләшер өчен телефонны шимбә һәм якшәмбе көннәрендә генә бирәләр. Әгәр дә якын туганыңны туган көне белән котларга яки башка җитди мәсьәлә турында хәбәр итәргә кирәк булса, телефонны офицерлардан башка көннәрдә дә сорап алырга була. Ата-аналар часть белән элемтәгә керә алсыннар өчен, офицерлар аларга үзләренең «сотовый» номерларын да бирделәр. Димәк, ата-ана теләсә кайсы вакытта шалтыратып, улының хәлен белешә, сорауларына җавап таба ала.

Ашау мәсьәләсенә килгәндә исә, пешергән ризыклары бик тәмле һәм туклыклы. Моны присягага килгән барлык делегация әгъзалары да раслады. Солдатларны еш кына кыздырылган тавык, пилмән белән дә сыйлыйлар икән. Шулай ук, аларга соклар һ.б. тәмле әйберләр дә бирәләр.

Әгәр солдат авырып китсә, частьнең үзендә югары белемле табиб эшли. Кирәк булса, Тольяттидагы, Сызраньдагы яки Самарадагы дәваханәгә салалар. Мондый хәлне булдырмау максатында, һәрбер солдатның иртән торгач, температурасын үлчиләр икән.

Кырга да алар еш чыгалар. Андый вакытта йон носки, җылы свитер кияргә рөхсәт бар. Тренажерга йөрергә яратучы солдатның уңайлы спорт формасы һәм кроссовкасы булырга тиеш.

Шәһәргә увольнениегә егетләрне әти-әнисе килгән очракта гына чыгаралар. Йөргән кызларына офицерлар сабыррак булырга, юк-бар белән солдатның башын катырмаска, бер-ике көн шалтыратмаганы өчен, үпкәләмәскә киңәш иттеләр - монда сиңа «гражданка» түгел...

Солдатның икенче баласы туган очракта, аны хәрби хезмәттән азат итәләр. Мисалга Вячеслав Сорокинны китерергә була. Аның турында «Казарма» сәхифәсендә язган идек инде. Әмма яшь ир өенә кайтырга ашыкмый, срогын тутырырга тели.

Аннан соң барлык Түбән Кама солдатларын ата-аналар янына актлар залына кертеп утырттылар. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Г.Китанов аларга Яңа ел бүләкләре өләште. Шулай ук, ул Түбән Каманың соңгы яңалыклары белән дә уртаклашты.

Бу көнне әтисен, әнисен һәм бертуган абыйсын күргән Илназ Мәрдеганиев та бәхетле иде. Ул Казан авиация институтын тәмамлагач, «Газпром»га электромонтер булып урнашкан. 22 яшендә армиягә алганнар һәм моңа бер дә үкенми.

- Балаларыбызны туңдырып, присяганы урамда үткәрмәгәннәре өчен часть җитәкчелегенә рәхмәт. Пешергән ризыкларыннан да авыз иттек, бик тәмле, - ди улын күргәнгә чиксез бәхетле булган Илназның әнисе Гөлүзә.

Егетләр белән сөйләшә торгач, алар миңа сер итеп кенә частьтәге кайбер традицияләр турында сөйләделәр. Әйтик, тельняшканы болай гына бирмиләр икән, аның өчен 200дән алып 300гә кадәр «отжимание» ясарга кирәк. «Дембель» турындагы приказ чыгарга 100 көн калгач, «дед»лар май ашаудан туктый, аны яңа килгән солдатларга бирү традициясе яши. Шулай ук, 100 көн хезмәт иткәннән соң, каештагы «көмеш» бляханы «алтын»га алыштыралар. Сөйгән кызлардан килгән хатны аркага сугып шартлаталар икән, әмма әниләрдән килгән хат белән беркайчан да алай кыланмыйлар. «Дембель»гә кайтып китүчеләрне сызгырып озату гадәте дә бар. Тагын монда елга ике мәртәбә «Духның алтын көне»н уздыралар. Ул көнне яңа килгән солдатлар «дед»ларны «отжимание», «приседание», «подтягивание» ясаталар, ашарга да беренче булып барып утыралар икән. Китәр алдыннан «дембель»ләр башкаларны барабанда уйнарга өйрәтәләр. Шаяртмаган булсалар, миңа менә шундый кызыкларны сөйләделәр.

Частьтә уздырылган ярты көн эчендә генә мин армиядәге кебек урын җирне җыярга, аягыма партянка урарга, солдатларча сафта атларга өйрәнергә тырыштым. Армиядә әллә нинди кызыклар табарга була икән ул.

Бу часть солдатлары кар көрәми, һ.б. хуҗалык эшләре белән шөгыльләнми, ашханәдә нарядта да булмыйлар. Әлеге эшләрне армиягә катнашы булмаган «гражданский» кешеләр башкара. Моның өчен алар хезмәт хакы ала. Әлеге шартларда хезмәт итү егетләргә бик ошый. Алар частьне «лагерь» дип атыйлар. Аңа махсус исем дә уйлап тапканнар әле - «Парашютик». Әмма монда эләгер өчен көчле теләк кенә җитми шул. Ныклы сәламәтлек кирәк, өстәвенә, биографияңдә бернинди «кара таплар» булмаска тиеш. Димәк, элита гаскәрләрендә хезмәт итү өчен шактый тырышырга кирәк дигән сүз.

Ата-аналар белән очрашу җырлы-биюле концерт белән тәмамланды. Безнең автобус кузгалып киткәндә, әниләр уллары белән күз яше катыш елмаю белән хушлаштылар, ә егетләр исә автобус күздән югалганчыга кадәр кул болгадылар... Яхшы хезмәт итеп, исән-сау кайтыгыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: