Туган як

Сугыштан соңгы елларда

Мин - Аксубай районы кешесе, хәзерге вакытта Түбән Камага килеп, кызым Фәридә янында яшим. Кызым 53нче балалар бакчасында татар теле буенча тәрбияче булып эшли, өйгә "Туган як" газетасын язылып алдыра. "Туган як"ны укый башлагач, бик ошаттым һәм Түбән Каманың шушы бай эчтәлекле, кызыклы газетасына үземнең дә язасым килеп китте. Тагын...

Мин - Аксубай районы кешесе, хәзерге вакытта Түбән Камага килеп, кызым Фәридә янында яшим. Кызым 53нче балалар бакчасында татар теле буенча тәрбияче булып эшли, өйгә "Туган як" газетасын язылып алдыра. "Туган як"ны укый башлагач, бик ошаттым һәм Түбән Каманың шушы бай эчтәлекле, кызыклы газетасына үземнең дә язасым килеп китте.

Тагын берничә көннән зур бәйрәм - 23 февраль җитә. Хәзер аны Ватан сакчылары көне дип йөртсәләр дә, безнең чор кешеләре өчен элекке, гадәтләнгән исеме якын - Совет Армиясе көне. "Туган як" газетасында хәрби-патриотик темага тиешле игътибар бирелүен күргәч, үземнең дә армия истәлекләре белән уртаклашу теләге туды.

Мин Совет Армиясендә сугыштан соңгы чорда, 1949-1952 елларда хезмәт иттем. Ул чагында хәрби хезмәт срогы 3 ел булса да, миңа 3,5 ел хезмәт итәргә туры килде. Эстониядәге безнең мотоукчы полкта дистәдән артык милләт вәкилләре бар иде, барыбыз да бертугандай дус булып яшәдек, авырлыкларны да, шатлыкларны да бергә кичердек.

Солдат хезмәте башта кыен булды, әлбәттә. Әмма 5-6 айдан барысына да өйрәнеп җитәсең, гадәти тормышка әйләнә. Командирларыбыз армиядәге беренче көннәрдән үк бергә хәрби уставлар кагыйдәләрен, автоматны сүтәргә, җыярга, чистартырга, ә аннары атарга да өйрәттеләр. Армиядә кемнең нәрсәгә сәләтле икәнен тиз ачыклыйлар. Минем исәп-хисап эшен булдыра алуымны белгәч, штабка кассир-казначей итеп билгеләделәр. Нәкъ менә шуңа күрә, алыштырырга башка кеше табылганчы, өстәмә ярты ел хезмәт иттерделәр. Армиядән сержант званиесендә кайттым. Аннан соң үзебезнең Аксубай районында колхоз бухгалтеры, авыл Советы рәисе, соңыннан колхоз рәисе булып та эшләргә туры килде.

Совет чорында хәрби-партиотик тәрбия көчле иде, армиядә хезмәт итеп, Ватан сагында торуны чын ир-егетләрнең һәркайсы өчен изге, мактаулы бурыч дип санадык. Монда ата-бабалар тәрбиясенең дә роле зур. Минем Сафа бабам патша армиясендә 12 ел хезмәт иткән. Әтием Хуҗаҗан 1941 елның 31 августында фронтка китте. Бер ай Казанда хәрби өйрәнүләр узгач, Мәскәүне немец илбасарларыннан саклауда катнашып, октябрь азагында Волоколамск шәһәре тирәсендәге каты бәрелешләрнең берсендә батырларча һәлак булган...

Мин үземнең улларымны да дөрес тәрбияләргә тырыштым. Азат та, Фәрит тә Ватан алдындагы хәрби бурычларын намус белән үтәделәр. Фәрит офицер һөнәрен сайлап, подполковник званиесендә отставкага чыкты.

Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан теләгем шул: дөньялар тыныч булсын, хәрбиләргә үзләренең сугышчан осталыкларын өйрәнүләрдә генә күрсәтергә язсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: