Туган як

Сугышта катнашырга туры килмәсә дә...

Танышым Галимҗан ага Заманов 1927 елда туган. 1943 елда җиде класс тәмамлагач, колхозда завхоз булып эшли башлый. 1945 елда аны армиягә алалар. Башта ул Пенза өлкәсендә хезмәт итә. Аннары аларны Германиягә җибәрәләр, ул укчы полкына туры килә. 1946 елда аларның полкын тараткач, Галимҗан десант гаскәрләренә эләгә. Хәрби өйрәнүләр вакытында аңа...

 

Танышым Галимҗан ага Заманов 1927 елда туган. 1943 елда җиде класс тәмамлагач, колхозда завхоз булып эшли башлый. 1945 елда аны армиягә алалар. Башта ул Пенза өлкәсендә хезмәт итә. Аннары аларны Германиягә җибәрәләр, ул укчы полкына туры килә. 1946 елда аларның полкын тараткач, Галимҗан десант гаскәрләренә эләгә.
 
Хәрби өйрәнүләр вакытында аңа армия командующие, танылган генерал В.Чуйковны якыннан күрү бәхете насыйп була.
Яхшы хезмәт иткәне өчен сержант званиесе бирелгән Галимҗанны кыска сроклы ялга да җибәрәләр. Алты ел армиядә йөргән егет 1951 елны июль аенда хезмәтен тутырып туган авылына кайта. Нәкъ шул елны, 56 яшендә әтисе Хәерзаман вафат була. 1941 елда сугышка алынган фронтовикның яраланып госпитальләрдә ятулары гомерен тиз чикли шул...
Туган якларына кайткач, Галимҗан партия сафына керә. Аны район үзәгендәге ашханәгә мөдир итеп куялар. Аңа әле райсобеста өлкән инс-пектор булып эшләргә дә туры килә. Үз районнары беткәч, Галимҗанны Минзәләдәге райсобеска җитәкче итеп күчерәләр. Монда ул Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын кызыл дипломга тәмамлый.
1966 елда, Түбән Камага шәһәр статусы бирелгәч, министрлык Галимҗан абый Замановны Түбән Кама райсобесына мөдир итеп күчерә. Биредә ул 1984 елга кадәр эшли, лаек-лы ялга да шуннан китә.
Хатыны, шәһәр партия комитетында хисапчы булып эшләгән Тәрҗемә белән дүрт дистә елдан артык иңгә-иң бергә яшәп бер малай, бер кыз үстерәләр. Бүгенге көндә кызлары Рәмзия хәрби комиссариатта эшли. Рәмзия кызларының Чулпан исемлесе «Нардуган» ансамблендә - хореограф, ә Ләйсәне сәүдә өлкәсен үз иткән.
Заманында КАИны тә-мамлаган, хәзерге вакытта Казанда яшәүче улы Илгизнең малае Ринат Казан университетының чит телләр бүлеген кызыл дипломга тәмамлап, хәзерге вакытта Министрлар кабинетында эшли. Балалары һәм оныклары белән чиксез горурланып, Галимҗан абый үзе дә: «Мин - иң бай кешенең берсе. Малаем, кызым, дүрт оныгым һәм шул оныкларымның җиде баласы - минем зур байлыгым. Алар миңа яшәү дәрте бирәләр, гомеремне озайталар», - ди.
Түбән Уратма кешесе булса да, Галимҗан ага тормышын каян белә икән бу дип уйлыйсызмы? Аның белән без бу язда дәваханәнең хирургия бүлегендә ятканда танышып, сөйләшеп киттек. Кергәндә хәле бик тә авыр иде, сигез көн дигәндә терелеп, аягына басты. «Болай булгач, Алла язса, 9 майда - Җиңү көнендә парадка чыгып маршировать итәчәкмен әле», - дип әйтүче Галимҗан аганың эчке бер ныклыкка ия булуы безгә дә үз чирләребезне оныттыргандай булды. Барыбыз да, алар буынына әле Җиңү бәйрәмнәрен бик озак еллар каршы алырга язсын иде, дип теләдек.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: