Туган як

Сугыш афәтен кичергән

Әфган сугышында шәһәребездән һәм районыбыздан да бик күп егетләр катнашкан. Ни кызганыч, аларның кайберләре чит җирләрдә һәлак булган. Ә исән-имин әйләнеп кайтканнары безнең арада яши. Шәһәрдәшебез Дамир Гафуров та - Әфганстанда "интернациональ бурыч" үтәгән кешеләрнең берсе. Дамир хәрби хезмәткә 1987 елда алына. Аны чик сагы гаскәрләренә җибәрәләр. Хәрби хәзерлекне Төрекмәнстанның...

Әфган сугышында шәһәребездән һәм районыбыздан да бик күп егетләр катнашкан. Ни кызганыч, аларның кайберләре чит җирләрдә һәлак булган. Ә исән-имин әйләнеп кайтканнары безнең арада яши. Шәһәрдәшебез Дамир Гафуров та - Әфганстанда "интернациональ бурыч" үтәгән кешеләрнең берсе.
Дамир хәрби хезмәткә 1987 елда алына. Аны чик сагы гаскәрләренә җибәрәләр. Хәрби хәзерлекне Төрекмәнстанның Мары шәһәрендә үтә, саперлар мәктәбендә укый. Аннан соң, аларны "интернациональ бурычларын үтәргә" Әфганстанга озаталар. Чик сакчылары буларак, аларның төп вазифалары - кәрваннарны тикшерү, Советлар Союзы территориясенә чик аша контрабанда юлы белән наркотиклар һәм корал керүгә юл куймау була. Чик сызыгының Әфганстан ягында торганнар.
Сугыш - сугыш инде, анда төрле хәлләр була. Янәшәңдә пулялар да сызгыра, бергә хезмәт иткән полкташларыңның һәлак булуларын да күрергә туры килә, үлем белән йөзгә-йөз очрашкан чаклар да була - болар, әле хәзер дә Дамирның исенә төшеп, күңелен әрнетеп торалар. 1988 елның 30 сентябрендә, хәрби кирәк-яраклар һәм азык-төлек алырга үзебезнең якка чыгып барганда, бер төркем чик сакчылары минага эләгә. Алар арасында сержант Гафуров та була. Каты шартлаудан егет яралана, контузия ала. Дүшәмбе шәһәрендә госпитальдә бер ай дәвалангач, кабат үз частенә кайтып, хезмәтен дәвам итә.
- Без, чик сакчылары буларак, 1989 елда Әфганстаннан башка гаскәриләрне чик аша туган илгә озатып бетергәч, алардан бераз соңрак чыктык, - дип хатирәләрен яңарта Дамир.
Соңыннан "Әфган тәмугы"н бергә кичкән командирлары өлкән лейтенант Смольяновны (ул Дамирдан нибары дүрт яшькә генә өлкән) икенче частька күчерәләр. Сугышчан дуслары белән саубуллашканда: "Егетләр, без бергә утлар-сулар кичтек. Сезнең белән теләсә нинди авыр сынауларны да ышаныч белән узарга була", - ди командир, күз яшьләрен тыя алмыйча. Бу хушлашу мизгеле Дамирның күңелендә гомерлеккә уелып кала. Ул шул елның октябрь аенда үзе дә демобилизацияләнә. Шуннан соң Түбән Кама политехник техникумына укырга керә. Аны тәмалагач, шин заводына эшкә урнаша, күп еллар шиннарны вулканлыштыручы була. Хәзерге вакытта "Кама" шиннар сәүдәсе йортында эшли.
Дамирның улы Динар да армия сафларында хезмәт итеп кайткан инде.
- Ул Һава десанты гаскәрләренең "спецназ" частендә хезмәт итте, - дип, зур горурлык белән сөйли Дамир.
Әфганстанда сугышчан батырлыклары өчен "За отличие в охране государственной границы СССР", "Воин - интернационалист", "От благодарного афганского народа" һ.б. медальләр белән бүләкләнгән Дамир Гафуров, үзенең армиядә булган елларын:
- Сугыш солдатларны бик якынайта икән. Без анда туганнардай идек. Бер-беребезгә һәрчак ярдәм итәргә ашыктык, - дип искә ала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: