Туган як

Советлар Союзы Герое исемен алырга тиеш булса да...

Илдус Шаһимәрдановны безнең редакциягә моннан кырык дүрт ел элек вафат булган әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Гарәпша Шаһимәрдан улы белән бәйле вакыйга китергән. Бер караганда, Арча төбәгендә туып-үсеп, Саба ягындагы Түбән Шытсу мәктәбендә директор булып эшләгәндә сугышка алынган һәм яудан кайткач та шул якларда гомер кичергән кешенең Түбән Камага бернинди...

Илдус Шаһимәрдановны безнең редакциягә моннан кырык дүрт ел элек вафат булган әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Гарәпша Шаһимәрдан улы белән бәйле вакыйга китергән.
Бер караганда, Арча төбәгендә туып-үсеп, Саба ягындагы Түбән Шытсу мәктәбендә директор булып эшләгәндә сугышка алынган һәм яудан кайткач та шул якларда гомер кичергән кешенең Түбән Камага бернинди дә мөнәсәбәте юк. Әмма бу очракта сүз фронттагы батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән фронтовик һәм аның батырлыгы турында бара.
Ни кызганыч, үзе исән чагында Герой исемен көтеп җиткерә алмаган ул. Сугыштан соң дөньяга килгән улы Илдус әтисенең фронт турындагы истәлекләргә бик саран булуын искәртсә дә, әтисенең рейхстагка 400 метрлап кала танкы яндырылуы, бары икесенең исән калулары турында сөйләгәнен хәтерендә сак-лаган. «Танк гаскәрләре командующие аның кулын кысып, син хәзер Советлар Союзы Герое, дип әйткән, - дип сөйләде безгә Илдус. - Әмма Берлинга кереп, рейхстаг янына килеп җитә язган танк командиры рус та, грузин да түгел. Штабта утыручы майор, әтигә Советлар Союзы Герое исеме бирелүе турындагы рәсми документны, мөгаен, шуңа күрәдер, «секретно» грифы астында хәрби архивка озаткан. Һәм ул бары тик 68 ел вакыт үткәч кенә мәгълүм булган. Аны Казан кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы җитәкчесе Михаил Черепанов интернет аша юллап таба».
Татар сугышчысының батырлыгы хакында «Российская газета»да түбәндәгеләр язылган.
Кызыл Йолдыз орденлы 219нчы Кременчуг танк бригадасының 3нче батальонындагы рота командиры Гарәпша Шаһимәрданов 1945 елның 22 апрелендә үз ротасы белән Густав-Адольф-штрассе буйлап Берлинга ыргыла. Каршылык күрсәтүче фашистларны кырып барганда, Гарәпша командир үзе генә дә дошманның танкка каршы ата торган өч пушка расчетын, 50гә якын фашист солдатын һәм офицерын юк итә. Ә ике көннән инде, аларның танк батальоны Гогенцоллерн каналы аша салынган кичүгә якынлаша. Гарәпша тагын үз ротасы белән алга чыга һәм, тылдан килеп, дошманга каршы ут ача. Аның ротасы фашистларның 45 танкын һәм үзйөрешле орудиесен кулга төшерә, 60лап фашистны кыра. 1 майда Берлин-штрасседагы кичү өчен барган сугышта да аның ротасы 100дән артык дошманны юк итә.
Г.Шаһимәрданов Герой йолдызына, шулай ук, Ленин орденына һәм Алтын Йолдызга лаек, дип әйткән бригада командиры Вайнруб үзе дә - Советлар Союзы Герое. Армия хәрби советы да моны уңай хәл итә. Әмма, җиңү көненнән соң, Герой йолдызы урынына, татар Шаһимәрдановка I дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә...
Фронттан үзенең Советлар Союзы Герое икәнен белеп кайткан Гарәпша, улы әйтүенчә, «бәлки, бүген килер, ә бәлки - иртәгә», дип, егерме дүрт ел буе тыйнак кына көтеп тә, раслый торган документны көтеп җиткерә алмый...
Илдус белән аның хатыны Рәмзилә, «безне тетрәндергән бу вакыйга, бәлки башка кешеләргә дә якыннарының сугыш елларындагы эзләрен, аларның кайларда батырларча һәлак булганнарын ачыкларга ярдәм итәр», дип, М.Черепановның электрон адресын (echovoyni@ya.ru) «Туган як»та бастыруыбызны үтенделәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: