Туган як

Сафта матур йөрү генә түгел...

Түбән Кама егете Артем Домолазов узган ел Мәскәүдәге аерым Преображенский гвардия комендантлык полкында хезмәт итеп кайтты. Анда түбәнкамалыларны соңгы берничә елда гына җибәрә башладылар. Бер призыв вакытында ул «элитный» полкка бездән, күп дигәндә, биш-алты егет җентекләп сайлап алына. Полклары турында, бәлки, ишеткәнегез дә булмагандыр, ә менә анда хезмәт итүчеләрне үзәк...

Түбән Кама егете Артем Домолазов узган ел Мәскәүдәге аерым Преображенский гвардия комендантлык полкында хезмәт итеп кайтты. Анда түбәнкамалыларны соңгы берничә елда гына җибәрә башладылар. Бер призыв вакытында ул «элитный» полкка бездән, күп дигәндә, биш-алты егет җентекләп сайлап алына.
Полклары турында, бәлки, ишеткәнегез дә булмагандыр, ә менә анда хезмәт итүчеләрне үзәк телевидениедән яңалыклар караганда күргәнегез бардыр, әлбәттә. Чит илләрдән рәсми визит белән килгән зур җитәкчеләрне каршылау һәм озату тантаналарында, Кремль стенасы буендагы Билгесез солдат кабере янына чәчәкләр куюда, Мәскәүдәге хәрби парадларда һ.б. чараларда катнаша алар. Болары - телевизордан күрсәтелә торганы гына. Аларга әле сак һәм патруль хезмәте, террорчылыкка каршы көрәш кебек, күп кенә башка сугышчан бурычлар да йөкләнгән.
Бу полкта хезмәт итү өчен сайлап алына торган кандидатларга катгый таләпләр куела. Биографияләрендә хокук саклау органнары игътибарына эләгү белән бәйле бернинди «кара тап-лар» булмаска тиеш, яхшы физик әзерлек, озын буй, хәтта төсе-бите дә туры килергә тиеш. Мамадыш районының Албай авылында туган, мәктәпкә укырга кергән вакытыннан бирле Түбән Камада яшәүче керәшен егете Артем Домолазов - әнә шундый «иләк» аша узганнарның берсе.
Хәрби-патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә торган 31нче мәктәптә укыган, сигезенче класста ук шәһәребездәге Җиңү бәйрәме парадында катнашу хокукына ия булган егет ул. Түбән Каманың спорт дөньясында Артем көчле боксчы буларак билгеле. Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә ун яшеннән бирле тырышып шөгыльләнә, тренеры Сергей Матвеевның иң сәләтле өйрәнчекләреннән берсе.
Татарстан, Россия күлә-мендәге һәм халык-ара бокс турнирларында күп мәртәбә призлы урыннар яулап, 16 яшендә Россиянең спорт остасы исемен алу өчен кандидат нормативын үтәгән ул. Түбән Кама нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумын (элекке 44нче училище) тәмамлап, «Татэлектромонтаж»да өч ай электромонтажник булып эшләүгә, армиягә китәр вакыты җиткән. Буе 185 сантиметр булган, барлык башка таләпләргә дә туры килгән Домолазовны Мәскәүдәге Преображенский полкына җибәрү өчен лаеклы дип тапканнар.
Ул полк солдатларының үзләре өчен генә махсус тегелгән парад формасы киеп, тигез сафларда, кем әйтмешли, «кәртинкә кебек» атлап баруларын күреп сокланганда, мондый матурлык пәрдәсе артында ниләр булуын үз башыннан кичермәгән беркем дә күз алдына китерә алмас, билгеле. Аякларны туп-туры килеш, төздән бөкләмичә, 90 градуска күтәреп, көненә дүртәр, ә кайчагында сигезәр сәгать (!) буе, адымнарыңны «пичәтләп» сафта йөрү, аннары парад формасын җентекләп әзерләү - хәтта төймә тагуның да уставта каралган төгәл кагыйдәләре бар.
- Тантаналарга барганда, төнге сәгать икеләргә кадәр әзерләнеп, иртәнге биштә инде казармадан чыгып киткән вакытлар да булды, -
дип сөйли Артем.
Солдатка киткәндә 91 килограмм авырлыктагы егет хезмәтенең беренче аенда ук 7 килограммга ябыккан, ә «дембель»гә 81 килограммлы булып кайткан. Армиядәге беренче ярты елда төннәрен аяклары сызлап, йоклый алмыйча яткан вакытлары да күп булган аның. Хәер, анысы гына әле ярый... Хезмәттәшләре арасыннан кайберләре, үкчәләренә һәм хәтта бөерләренә зыян килеп, госпитальгә дә эләккәләгән. Менә шулай, дәүләт җитәкчелеге тарафыннан уздырыла торган зур тантаналарда катнашу, Владимир Путин, Сергей Шойгу кебекләрне якын арадан күрү - анысы бер нәрсә, әмма медальнең икенче ягы да бар шул...
Әле бит матур итеп сафта йөрү генә түгел, автомат һәм башка төр кораллар белән эш итәргә өйрәнү, террорчыларга каршы көрәш күнекмәләрен үзләштерү, көн саен спорт белән шөгыльләнү һ.б. бар. Домолазов боларның берсендә дә сынатмаган, ә инде йөгерү, гер күтәрү, кул сугышы ярышларында батальон буенча беренче урыннарны алган. Һәрьяктан үрнәк булган Түбән Кама егетенә, ярты ел хезмәт иткәннән соң -
кече сержант, ә кайтырга бер ай калгач, сержант званиесе биреп, взвод командиры урынбасары итеп билгеләгәннәр. Ерак туганы, тарихта билгеле шәхес булган Гражданнар сугышы герое Степан Домолазов аның белән горурлана алыр иде...
Армиядән кайту белән, Артем яңадан «Татэлектромонтаж»да эшли башлады. Ә кичләрен бокс белән шөгыльләнүен дәвам итә, әле яңа гына Татарстан чемпионатыннан икенче урынны алып кайтты. Бу акыллы, тырыш, көчле егеткә алга таба да тормышында уңышлар гына юлдаш булсын.
Виктор ШАДРИН.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: