Туган як

Һәркемнең – үз бәйрәме

Соңгы елларда календарьда «гражданский»ларның гына түгел, хәрбиләрнең дә социализм чорында аерым билгеләп үтелмәгән яңа һөнәри бәйрәмнәре барлыкка килде. Октябрь аенда гына да алар берничә. 4 октябрь әле 2001 елда гына оештырылган (дөресрәге, Стратегик максаттагы ракета гаскәрләреннән аерып чыгарылган) Космик гаскәрләр көне иде. Шул ук 4 октябрьдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының...

Соңгы елларда календарьда «гражданский»ларның гына түгел, хәрбиләрнең дә социализм чорында аерым билгеләп үтелмәгән яңа һөнәри бәйрәмнәре барлыкка килде. Октябрь аенда гына да алар берничә.
4 октябрь әле 2001 елда гына оештырылган (дөресрәге, Стратегик максаттагы ракета гаскәрләреннән аерып чыгарылган) Космик гаскәрләр көне иде. Шул ук 4 октябрьдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнар оборонасы гаскәрләрендә (хәзер андый төр дә бар) хезмәт итүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмен үткәрделәр. Соң булса да, уң булсын, дигәндәй, «космонавт»ларны һәм «МЧСник»ларны узган бәйрәмнәре белән котлыйбыз.
Ә 20 октябрьдә Элемтә гаскәр-ләре көне билге-ләп үтеләчәк. Мо-нысының тарихы күптәннән килә. 1919 елның шул көнендә яшь совет республикасының Революцион хәрби советы (Реввоенсовет) боерыгы белән, Кызыл армиядә, мөстәкыйль төр буларак, Элемтә гаскәрләре оештырылган. «Казарма» сәхифәсе төрле елларда хәрби элемтәче булып хезмәт иткән түбәнкамалыларны, беренче чиратта, Бөек Ватан сугышы фронтовикларын якынлашып килүче бәйрәмнәре белән котлап, иң матур теләкләрне юллый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: