Туган як

Ракетачы булып хезмәт иттем

Күптән түгел "Туган як"ның "Казарма" сәхифәсендә "Элекке ракетачының армия истәлекләре" дигән язма чыккан иде. Мин аны бик кызыксынып, дулкынланып укыдым һәм ул газетаны сакларга алып куйдым. Ул мәкалә күңел хатирәләрен яңартты, чөнки анда зылган хәлләр миңа яхшы таныш - автор белән бер чорда, үзем дә стратегик максаттагы ракета гаскәрләрендә хезмәт...

Күптән түгел "Туган як"ның "Казарма" сәхифәсендә "Элекке ракетачының армия истәлекләре" дигән язма чыккан иде. Мин аны бик кызыксынып, дулкынланып укыдым һәм ул газетаны сакларга алып куйдым. Ул мәкалә күңел хатирәләрен яңартты, чөнки анда зылган хәлләр миңа яхшы таныш - автор белән бер чорда, үзем дә стратегик максаттагы ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән идем.

Мәктәптә "дүртле" һәм "бишле" билгеләренә генә укыдым, унынчы класстан соң Казанга институтка керү исәбе бар иде, әмма конкурстан уза алмыйча авылга әйләнеп кайттым. Аңа карап, бер дә аптырап калмадым, үзебезнең Каенлыда, ул чагындагы "Кызыл Зәй" совхозында тракторчы булып эшли башладым. Озак эшләргә туры килмәде, 1971 елның язында армиягә китәр вакыт җитте. Безнең заманда армиядә хезмәт итү зур дәрәҗә булып санала иде, шуңа күрә мин анда горурланып бардым. Моңа физик яктан да әзер идем, мәктәп елларыннан спорт белән шөгыльләндем, аеруча татарча көрәшне үз итеп, Сабантуйларда көрәшкә чыкмыйча калмадым.

Солдат хезмәтем Белоруссиядәге "учебка"да, ягъни хәрби мәктәптә башланды. Анда миңа стратегик максаттагы ракета гаскәрләрендә хезмәт итү өчен дизелист-вентиляторчы белгечлеге бирделәр. Шуннан соңгы ел ярым вакыт Амур өлкәсендәге хәрби частьта узды. Бер атна дәвамында махсус һәм гомуми хәрби әзерлек белән шөгыльләнәсең дә, аннан соң дежур смена белән бер атнага җир астындагы яшерен команда пунктына китәсең. Армия элитасы булып саналган безнең яшерен ("режимный") гаскәрләрдә тәртип каты, дисциплина нык саклана иде. Офицерлар һәм сержантлар гына түгел, минем кебек рядовой солдатлар да үзенә ышанып тапшырылган вазифа өчен зур җаваплык хисе тойды. Гомумән, армия хезмәте тәрбияли һәм күп нәрсәгә өйрәтә, анда узган ике еллык тормыш мәктәбе минем өчен бары тик файдага булды.

1973 елның ямьле май аенда "дембель"гә кайткач, совхоз җитәкчелеге мине өр-яңа ГАЗ-53 машинасына шофер итеп эшкә алды. Ә бер елдан инде агроном-мелиоратор булдым. Әлбәттә, белемне күтәрергә кирәк иде, Лаештагы авыл хуҗалыгы техникумында агроном белгечлеге алдым, шуннан соң читтән торып Алабуга педагогия институтын да тәмамладым әле. Авылдашларым зур ышаныч күрсәтеп, Каенлы авыл Советы рәисе итеп сайладылар, шул вазифаны 13 елдан артык башкардым. Хәзер инде лаеклы ялда булсам да, өйдә кул кушырып утырган юк әле - үзебезнең Каенлыда янгын сагында эшлим.

"Элекке ракетачының армия истәлекләре" дигән мәкалә авторы бик дөрес яза: десантчылар, чик сакчылары, диңгезчеләр һәм диңгез пехотачылары үрнәгендә, стратегик максаттагы ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан ир-егетләргә дә узара табышып, берләшергә, һич югында, үзебезнең бәйрәмне бергә җыелып үткәрү гадәте кертергә иде. Бу хакта без элекке "стратег"ларның тагын берсе - "Мунча ташы" театры җитәкчесе Гамил Әсхәдуллин белән дә сөйләштек әле. Мондый эш башланса, мин актив катнашырга әзер.

Флүр Фәрхетдинов.

Каенлы авылы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: