Туган як

Пулеметчы Галләметдин

Моннан 94 ел элек Лениногорск районының Иске Иштирәк авылында Нуретдин һәм Миңнеруй Камалиевларның беренче баласы булып дөньяга килә Галләметдин. Аннан соң әле бу гаиләдә тагын 10 бала дөньяга аваз сала. Үсеп егет булган Галләметдин армиягә алынганчы колхозда эшли. Авыл баласына барысы да эләгә инде, ул да бер эштән дә куркып...

Моннан 94 ел элек Лениногорск районының Иске Иштирәк авылында Нуретдин һәм Миңнеруй Камалиевларның беренче баласы булып дөньяга килә Галләметдин. Аннан соң әле бу гаиләдә тагын 10 бала дөньяга аваз сала. Үсеп егет булган Галләметдин армиягә алынганчы колхозда эшли. Авыл баласына барысы да эләгә инде, ул да бер эштән дә куркып тормый, язын кыр эшендә, көз җитүгә ул заманның иң популяр техникасы "сложный молотилка"да хезмәт куя.
Армия сафларына егетне 1939 елны алынып, пулеметчы булырга өйрәтәләр. Өйрәнүләр вакытында 32 килограммлы станоклы пулеметны өстерәп 3 километр араны җәяүләп үтә идек ди ул үзенең армиядә хезмәт итүләрен искә алып. Пулемет бик нәзберек, көйсез корал, аның белән сак эш итәргә кирәк. Аның бу үзенчәлекләрен искә алып, гел карап, майлап тордык, дип хатирәләрен яңарта Галләметдин ага. Алар ротасын бераз хезмәт иткәч, Одессага җибәрәләр.

Бабайны сөйләвеннән бүлеп, сугыш башлану куркынычы турында сезне искәртмәделәрме, андый-мондый кисәтү-фәлән булмадымы, дип сорап куйдым. Бабай сөйләвен дәвам итеп, юк, киресенчә, безгә Германия белән бер-береңә һөҗүм башламау турында килешү бар, тынычлап йоклагыз, дип әйтә киләләр диде. Тик, бик озак тынычлык белән хозурланырга туры килми шул солдатларга. Тревога белән төн уртасында уятып, кинәт башланган һөҗүмдә бар нәрсәне диярлек ташлап, чигенергә туры килә.
Сугышта корбаннарсыз булмый, Галләметдин Камалиевның да ике энесе - Гыйльметдин һәм Хисам һәлак була.
1944 елда фронтовик контузия ала һәм күзләре сукырая. Госпитальдә дәваланып бераз күзләре ачылгач, каһәрләнгән Суслонгер лагерына җибәрәләр егетне. "Анда күргәннәр янында фронт та ул кадәр үк куркыныч түгел иде", дип дәвам итте бабай. Землянкаларда өчәр катлы сәкеләр, урын-җир юк. Буйдан-буйга тимер мичләр. Аларны солдатлар үзләре утын алып кайтып ягалар. Ашау - бераз арыш оны болгатылган су. Хәлсез солдатлар бу лагерьда фронтка караганда да күбрәк кырылалар. Башны алып, яхшы чакта таярга кирәк дип йөргәндә, якташы Барый Каюмов белән очрашып, монда үлгәнче кире фронтка китәргә кирәк дип планлаштыралар. Башларына мондый уй кергән 5-6 егетнең иң кыюы Галләметдин Камалиев була. Ул язылган гаризаларны күтәреп лагерь начальнигына керә дә, "Мы пойдем обратно на фронт, чем здесь голодными помирать" дип, гаризаларны бирә. Тегесенең акыру-бакыруына да карамастан, сүзендә нык тора. Галләметдинне күрер-күрмәс күзләре белән фронтка ук җибәрмиләр, кабат комиссия тикшерүе узгач, Мәскәү шәһәрендәге 18нче хәрби заводка күчерәләр. Сүз уңаеннан, шушы вакыйгадан озак та үтми, Мәскәүдән тикшерү белән Ворошилов килеп, Суслонгерда тәртип урнаштырган, лагерь начальнигын, хәтта ашарга пешерүчеләрне дә аттырган, ди фронтовик.
Сугыш тәмамлангач, кире туган якларына әйләнеп кайта Галләметдин Камалиев. Аның күкрәген икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, күп кенә медальләр бизи. Күз күрүе начар булса да, буровойда 30 ел эшли ул. Эшләгән җирләрендә әле хәзер дә онытмыйлар, бәйрәмнәрдә искә алалар икән үзен. Яшь вакыттагы фотоларын карап, бабай, яшь вакытта бигрәк матур булгансың, ничә яшьтә өйләндең, дип тә сорамый кала алмадым. Бабай рәхәтләнеп көлеп, өйләнү тарихын да сөйләп китте. 28 яшендә сеңлесе белән бергә мәктәптә балаларга белем биргән укытучы кыз Сәйдәнурга өйләнә. Хатыны белән 4 малай тәрбияләп үстерәләр. Буровойдан буровойга йөреп, малайларны да төрле җирдә тапты хатын, ди Галләм бабай.
Ул менә инде 20 ел Түбән Камада яши. Улы Алмаз, килене Әлфия гел килеп, хәлен белеп, булышып торалар икән. Ул яктан киленнән бик уңдым, бар эшемне дә эшләп тора ди Галләм бабай. Кызганыч, хатыны инде байтактан гүр иясе икән. Бабай үзе әле дә биш вакыт намазын укып, булганына шөкер итеп яши.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: