Туган як

Патша чорында да, Бөек Ватан сугышында да Герой булган

Мәгълүм булганча, СССР чорында аеруча зур сугышчан батырлыклар өчен бирелә торган иң югары бүләк Советлар Союзы Герое исеме иде. Ә революциягә кадәр, патша заманында бу исемгә тәңгәл иң югары хәрби бүләк - Георгий орденнарының (аларның дүрт дәрәҗәсе бар) тулы кавалеры булу. Россия Кораллы көчләре тарихында гаҗәеп факт бар: бер үк...

Мәгълүм булганча, СССР чорында аеруча зур сугышчан батырлыклар өчен бирелә торган иң югары бүләк Советлар Союзы Герое исеме иде. Ә революциягә кадәр, патша заманында бу исемгә тәңгәл иң югары хәрби бүләк - Георгий орденнарының (аларның дүрт дәрәҗәсе бар) тулы кавалеры булу. Россия Кораллы көчләре тарихында гаҗәеп факт бар: бер үк кеше Беренче бөтендөнья сугышындагы батырлыклары өчен Георгий орденнарының тулы кавалеры булган, ә Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое исемен алуга ирешкән.

Константин Иосифович Недорубов (1889-1978) хәзерге Волгоград өлкәсендәге хуторда, Дон казагы гаиләсендә туган. 1911 елда ул генерал Брусилов командалыгындагы 14нче армия корпусының 15нче Дон казак полкында хезмәт итә башлый. 1914 елда башланган Беренче бөтендөнья сугышында беренче көннәрдән катнаша. Шул елның августында урядник Недорубов җитәкчелегендәге бер төркем казаклар үзләрен туктаусыз утка тотучы австриялеләрнең артиллерия батареясенә бәреп кереп, барысын да кораллары белән бергә эләктерәләр. Моның өчен Недорубов беренче Георгий ордены белән бүләкләнә. Икенчесенә шул ук 1914 елның дека-брендә разведка вакытында тапкырлык һәм батырлык күрсәтеп, берүзе Австриянең 52 (!) солдатын әсирлеккә алганы өчен лаек була. Өченче Георгий ордены - 1916 елның июнендә, тарихка «Брусиловский прорыв» исеме белән кергән бәрелешләр вакытындагы батырлыклары өчен. Һәм ниһаять, дүртенчесен - алтын «Георгий»ны подхорунжий Недорубовка Беренче бөтендөнья сугышы ахырында, немец дивизиясе штабын (анда дошман генералы һәм бик күп яшерен документлар да була) басып алуда актив катнашуы өчен тапшыралар.

Октябрь революция-сеннән соң Гражданнар сугышы башлангач, Константин Недорубов башта аклар ягында була, ә 1918 елда кызыллар ягына чыга. Кызыл Армиянең Блинов дивизиясендә эскадрон командиры булып, Царицын шәһәрен саклауда катнаша, Врангельгә каршы сугышлардагы батырлыклары өчен аны Кызыл Байрак орденына тәкъдим итәләр, әмма бүләк каядыр югала. Аның каравы, Недорубовны кызыл «революцион» чалбар (галифе) белән бүләклиләр...
Бөек Ватан сугышы башлангач, инде 53нче яше белән баручы Константин Иосифович тагын кулына корал ала. Иреклеләрдән кавалерия эскадроны оештырып, аның командиры була, үзе белән бергә, улы Николай да хезмәт итә. Совет Армиясенең 41нче гвардия кавалерия полкына кергән бу эскадрон немец-фашист илбасарларына каршы сугышта зур батырлык үрнәкләре күрсәтә. Мәсәлән, Кущевская станицасы һәм Маратука авыллары янындагы бәрелешләрдә 400дән артык гитлерчыны юкка чыгаралар, Недорубов шәхсән үз кулы белән 70ләп фашистны дөмектерә. 1943 елның 26 октябрендә, СССР Югары Советы Президиумы Указы белән, аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Герой йолдызын һәм Ленин орденын ул, күпләрне гаҗәпләндереп, патша бүләкләре - Георгий орденнары белән бергә тагып йөри. Алга таба Константин Недорубов 5нче гвардия Дон кавалерия корпусында хезмәт итеп, Украинаны азат итүдә катнаша.
1943 елның декабрендә авыр яраланганнан соң, гвардия капитаны Недорубовны демобилизацияләп, кайтарып җибәрәләр. Аның күкрәген, югарыда телгә алынган бүләкләр белән бергә, Кызыл Байрак ордены, «Кавказны саклаган өчен», «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» һәм күп кенә башка медальләр бизи.
Сугыштан соң ул Волгоград өлкәсендә яши һәм эшли, 1978 елда, 89 яшендә вафат була. Константин Недорубовка Волгоград шәһәрендә һәйкәл куелган, Мәскәүдәге бер урамга исеме бирелгән. Волгоград балалар казак корпусы да аның исемен йөртә.
 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: