Туган як

«Озатып вокзаллар каршында...»

Түбән Камада хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды.

Күптән түгел булачак солдатлар һәм аларның әти-әниләре өчен, хокукый белемнәр мәктәбе уздырылды. Индустриальтехникумда булган әлеге очрашуда ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин да катнашты. Алар егетләргә хокуклары турында сөйләделәр, хәрби хезмәтнең ничек узуын аңлаттылар. Мондый чаралар елына ике мәртәбә чакырылыш кампаниясе башланыр алдыннан оештырыла. Татарстаннан барлыгы 3 меңнән артык кеше Ватан алдында бурычын үтәргә китәчәк. Түбән Камадан 300гә якын егетне озату планлаштырыла.
Республиканың җыелма пунктыннан солдатларның беренче партиясе 15 октябрьдә китәчәк. Әмма башта егетләр коронавируска тест тапшырачаклар. Кампания ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: