Туган як

Мәскәүдәге парадта катнашкан

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, Мәскәүнең Кызыл мәйданында уздырылган хәрби парад сафларында районыбызның Ташлык авылы егете Раил Гайнуллин да булган. Бу хакта безгә Ташлык мәдәният йорты директоры Венера Сәлимова хәбәр итте, «авылыбыз халкы Раил белән горурлана», диде. Чыннан да, бу егет белән горурланырга була. Раил Шәңгәлче урта мәктәбендә...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, Мәскәүнең Кызыл мәйданында уздырылган хәрби парад сафларында районыбызның Ташлык авылы егете Раил Гайнуллин да булган. Бу хакта безгә Ташлык мәдәният йорты директоры Венера Сәлимова хәбәр итте, «авылыбыз халкы Раил белән горурлана», диде.
Чыннан да, бу егет белән горурланырга була. Раил Шәңгәлче урта мәктәбендә яхшы укыган, шул ук вакытта, авыл мәдәният йортындагы «Хыял» бию ансамблендә шөгыльләнгән, авыл җирлегендә hәм район күләмендә үткәрелгән спорт ярышларында да призлы урыннар яулаган. Хезмәт сөючән, тырыш, акыллы бу егет мәктәптән соң Түбән Кама нефтехимия колледжында укып, электромеханик hөнәре ала.
Ә колледжны тәмамлаган 2014 елның көзендә авылдашлары Раилне армия сафларына озаталар. Рядовой Гайнуллин Мәскәү өлкәсенең Нарофоминский районындагы Калининец поселогында урнашкан гвардия мотоукчы дивизиясендә бик яхшы хезмәт итә. Шуңа күрә командирлары аны, башка алдынгы солдатлар белән бергә, Мәскәүдәге Җиңү парадында катнашу өчен сайлап алганнар. Тиешле әзерлек узганнан соң, Ташлык егете Раил дә, иптәшләре белән бер сафта, 9 май көнне Кызыл мәйдан буйлап узган. Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хәрби парадта катнашканы өчен, райондашыбызга Россия оборона министры Сергей Шойгу исеменнән истәлекле медаль тапшырганнар.
Раилнең бу уңышлары - НПАТПда эшләүче әтисе Азат hәм авыл мәдәният йорты хезмәткәре булган әнисе Лениза өчен дә зур шатлык. Сеңелләре - Түбән Кама медицина колледжы укучысы Алинә hәм әлегә 3 яшьлек Әминә дә солдат абыйлары белән горурлана алалар.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: