Туган як

Мәскәүдәге парадта да катнашкан ул

«Сәлам, минем яраткан сеңлем! Хәлләрең ничек? Ничек яшәп ятасыз анда? Белсәң икән, сине шундый нык сагындым! Хәзер компьютер алдында утырасыңдыр, яисә өй эшләре эшлисеңдер. Сүз уңаеннан, бер син генә укымыйсың, без дә конспектлар язабыз...». Әлеге күңел кылларын тибрәтә торган юлларның авторы - күптән түгел Хәрби-диңгез флотыннан кайткан Түбән Кама егете...

«Сәлам, минем яраткан сеңлем! Хәлләрең ничек? Ничек яшәп ятасыз анда? Белсәң икән, сине шундый нык сагындым! Хәзер компьютер алдында утырасыңдыр, яисә өй эшләре эшлисеңдер. Сүз уңаеннан, бер син генә укымыйсың, без дә конспектлар язабыз...». Әлеге күңел кылларын тибрәтә торган юлларның авторы - күптән түгел Хәрби-диңгез флотыннан кайткан Түбән Кама егете Нәфис Әхмәтшин. Ул аны Калининград өлкәсендәге Советск шәһәреннән, хәрби хезмәтенең беренче көннәрендә сеңлесе Әдиләгә язган.

Бүгенге көндә армиядә хезмәт итүче егетләрнең күпчелеге эне-сеңелләренә хат язып азапланмый, кәрәзле телефоннан гына аралаша. Язган очракта да, күбесе моны командирлары мәҗбүр иткәнгә күрә генә эшли дигән сүзләрне еш ишетергә мөмкин. 20 яшьлек егетне каләм белән кәгазь битенә үрелергә беркем дә мәҗбүр итми, киресенчә, ерак арада уянган хисләрнең - туганлык җепләренең көче этәргеч була. Нәкъ менә биредә Нәфис күп нәрсәнең кадерен белә башлый: тормышны күзаллаулары, якыннарына мөнәсәбәтләре үзгәрә.

«Баштарак, армиядә кайда хезмәт итәчәгем турында уйлап та карамаган идем, барысы да очраклы рәвештә килеп чыкты. Көннәрнең берсендә интернет челтәрендә диңгез пехотасы турындагы видеога тап булдым. Үз эченә җир, диңгез, һава - бар табигать көчләрен берләштергән диңгез пехотасы турындагы видеоны карагач, үземә шул гаскәрдә ничек тә булса хезмәт итәргә дигән максатны куйдым», - ди Нәфис.

Диңгез пехотасына эләгергә хыялланып йөргән Нәфис Әхмәтшин морадына ирешә. Түбән Кама химия-технология институтында ике ел ярым укыганнан соң, бер еллык ял сорап, үз теләге белән хәрби хезмәткә китә. «Әти-әнинең, туганнарның җибәрәселәре килмәсә дә, дусларым бер-бер артлы армиягә китә башлагач, мин дә уйлана башладым. Бер елдан соң алар хезмәт итеп кайтачаклар, ә мин институтны тәмамлап, 23-24 яшемдә генә китәчәкмен. Аннары 18 яшьлекләрнең боерык биргәннәренә буыйсынасым килмәгәнлектән, үз яшьтәшләрем белән китергә булдым», - дип истәлекләрен яңарта Нәфис.

Хәрби комиссариатта медицина тикшеренүләре үткәннән соң, сәламәтлек группасы буенча иң югары - А1 төркеменә кергән Нәфис бик шатлана, чөнки диңгез пехотасында хезмәт итү мөмкинлеге арта. Хыялын тормышка ашырырга аңа физик яктан нык булуы ярдәм итә. Мәктәп елларында Нәфис Әхмәтшин дзюдо, самбо секцияләренә йөри. Тренерлар Кираметдин Кәлимуллин һәм Фәргать Садыйковта шөгыльләнеп, күп кенә призлы урыннарга ия була. Шулай ук, ул НХТИда укыганда 2010 елның 9 май парадында да катнашырга теләк белдерә. «Институтта 9 майга багышланган парадта маршировать итергә өйрәттеләр. Андагы өйрәнүләрнең файдасы булды», - ди Нәфис.

Башта ул Казанга, аннары Калининград өлкәсенең Советск шәһәрендәге хәрби частька озатылган. Республикадан ары чит җирләргә чыкмаган егет өчен Мәскәүдән Калининградка очу күңеленең бер почмагында тәэсир калдыра: «Мәскәү аэропортында самолет көткән арада безгә «сухой паек» бирделәр. Төрле боткалар, йомшак сыр, балык, салатлар, ипи, тоз, чәй һәм башкалардан торган паекны өйдә, әни җан җылысын биреп пешергән тәм-томнар белән чагыштырырлык түгел иде», - дип искә төшерә ул.

Советск шәһәрендә ике ай дәвамында хәрби әзерлек узгач, аларны Балтийск шәһәренә җибәрәләр. Биредә Нәфис 879нчы аерым десант-штурм батальонында хезмәт итә.

Нәфис 2011 елны Мәскәүдәге 9 май парадында да катнаша. Бер ел элек Түбән Камада маршировать итергә өйрәнгән күнекмәләр егеткә Кызыл мәйданда бик тә ярап куя. «Март ахырында Нарофоминск шәһәрендәге Кантемир танк дивизиясендә урнаштык. Иртәнге ашны ашаганнан соң, автоматларны алып, дивизия плацына репетициягә бара идек. Анда безне парад сафында атлап барырга ныклап өйрәттеләр, - дип искә төшерә Нәфис. - Бер ел элек Түбән Камадагы Җиңү бәйрәмендә 30-40 кешелек колоннада барганда, Мәскәүдә 1200 кешелек парад «коробка»сында катнашачагымны күз алдыма да китерә алмый идем».

Мәскәүдән Балтийскига горурлык хисләре белән һәм дусларын сагынып кайткан Нәфисне, частендә инде парашют белән беренче сикерүләр көтеп торган була. Хезмәт итүчеләр теорияне өйрәнеп, озак көттермичә практикага да керешәләр. «Беренче сикерү гомерлеккә истә калыр, мөгаен. Һавада очкан вакыттагы уй-кичерешләрне аңлатып бирергә хәтта сүзләр таба алмыйм», - дип сөйли Нәфис. Ул барлыгы өч мәртәбә парашют белән сикерә: беренчесе «чирканчык алу» кебек булса, икенчесендә - автомат алып, ә өченчесе исә «груз» (йөк контейнеры) белән. Егетнең хәрби хезмәттәге бер елы бер атна кебек сизелмичә дә үтеп киткән.

Шул бер ел эчендә күп җирләрне күреп кайткан Нәфис бүгенге көндә ул укуын эш белән берьюлы дәвам итү максатында, институтның көндезге бүлегеннән кичкесенә күчеп йөри. Диңгез пехотачылары куйган максатларына ирешәләр. Нәфис Әхмәтшин да чын «морпех»ларга хас булган сыйфатларга ия. Акыллы һәм тырыш, аек фикер йөртүче әлеге егеткә тормыш юлында уңышлар гына юлдаш булсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: