Туган як

Матрос «дембель»гә кайтты

Тоба авылы егете Марсель Якуповның Кара диңгез флотында хезмәт итүе турында «Туган як»та элегрәк инде язган идек. «Москва» ракета крейсерында хезмәт срогын уңышлы тәмамлап, матрос Якупов шушы көннәрдә «дембель»гә кайтты. Һәм беренче эш итеп, редакциягә кереп чыкты. ан. Диңгезче формасы аның төз гәүдәсенә килешеп тора. Егет Чаллы физкультура институтының көрәш...

Тоба авылы егете Марсель Якуповның Кара диңгез флотында хезмәт итүе турында «Туган як»та элегрәк инде язган идек. «Москва» ракета крейсерында хезмәт срогын уңышлы тәмамлап, матрос Якупов шушы көннәрдә «дембель»гә кайтты. Һәм беренче эш итеп, редакциягә кереп чыкты.

ан. Диңгезче формасы аның төз гәүдәсенә килешеп тора. Егет Чаллы физкультура институтының көрәш бүлегендә укыган җиреннән, яше җитү белән, ил алдындагы хәрби бурычын үтәп кайтырга кирәк дигән карарга килгән иде. Хәзер инде институтта укуын дәвам иттерәчәк, ә аны тәмамлагач, көрәш буенча тренер булырга тели. Хәрби хезмәттә сынатмаган егет «гражданский» тормышта да авырлыклардан курыкмас, үзенең алдына куйган максатларына ирешер. Тормыш юлында уңышлар гына юлдаш булсын Марсельгә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: