Туган як

Лениград блокадасы, Польша, Әфганстан, Чехословакия...

Мөхсиновлар гаиләсе болар белән бәйле солдат хатирәләрен кадерләп саклый. Гаилә башлыгы, Азнакай ягындагы Метрәй авылында туып-үскән Мәгъсүм армия хезмәтенә алынып, Саратов өлкәсенең Балашов шәһәрендәге кече авиация белгечләре хәрби мәктәбендә өйрәнүләр үтә. Авиатехник Мәгъсүм Польша җирендәге 21369нчы частьта 1961 елның декабрендә хәрби ант бирә. Үзеннән өч айлык булып калган улы Зирәк,...

Мөхсиновлар гаиләсе болар белән бәйле солдат хатирәләрен кадерләп саклый.
Гаилә башлыгы, Азнакай ягындагы Метрәй авылында туып-үскән Мәгъсүм армия хезмәтенә алынып, Саратов өлкәсенең Балашов шәһәрендәге кече авиация белгечләре хәрби мәктәбендә өйрәнүләр үтә. Авиатехник Мәгъсүм Польша җирендәге 21369нчы частьта 1961 елның декабрендә хәрби ант бирә. Үзеннән өч айлык булып калган улы Зирәк, өч ел армия хезмәте үтәгән әтисе кайтканда инде дәү егет була. Ә Зирәкнең, үзеннән биш яшькә кече энесе Айрат белән көч сынаша-сынаша үскән, кирәк чакта терәк тә була белгән Зирәкнең армия хезмәте Әфган җирендә үтә. Энесенеке исә - Чехословакиядә.
Егетләрнең кечкенәдән үк армиягә барырга әзерләнә башлауларына, миңа калса, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган бабалары Мөгътәсим Мөхсиновның каберенә барулары, ул кан койган урыннарны үз күзләре белән күрүләре дә сәбәп булгандыр. Бабаларының совет гаскәрләре Ленинград блокадасын өзгәндә, төгәлрәге 1944 елның 18 гыйнварында һәлак булганы исә шундагы 462нче мәктәпнең кызыл эзтабарлары яу кырында эзләнүләр алып барганда ачыклана. Кызыл эзтабарлар сугыш барган урында гильза табалар, ә аның эченнән солдат медальоны килеп чыга. Ул медальонда Мөгътәсим Мөхсиновның исем-фамилиясе, кайсы яктан икәне һ.б. мәгълүмат була. Шулай итеп, яу кырында хәбәрсез югалган совет солдатлары саны 1972 елда бер кешегә кими. Солдатның якыннары өчен газиз сөякләре Ленинград өлкәсенең Александровка авылындагы туганнар каберлегенә җирләнә. Мең ярымнан артык солдат яткан ул каберлектә 1974 елның Җиңү бәйрәменә туры китереп, мемориаль ачыла. Түбән Камада яшәүче Мөхсиновларны әлеге тантанага чакыралар. Алтынчыда укучы Зирәкне һәм беренчегә кергән Айратны алып, Миңниса белән Мәгъсүм юлга чыгалар...
"Россия" кунакханәсенә урнашуга ук, алар Герой-шәһәр Ленинградтагы Дан аллеясе буйлап та үтәләр, улларына Пискарев каберлегендәге матәм көен дә тыңлаталар, Марс кырында да йөриләр, Җиңү парадын да күрәләр. Александровкага туганнар каберлегенә килгәч, шундагы бер гаиләдә яшиләр. Ленинград ягы халкының гади һәм кешелекле булуы, ул авылда тормыш кайнап торган йортларның күршесендә үк, бомбадан калган алагаем зур чокырлар караеп утырганлыгы, андый урыннарны әйләндереп алып саклаулары да малайлар хәтеренә уелып калган. Соңыннан кызыл эзтабарлар белән дә хәбәрләшеп тора әле алар...
Малайлар мәктәптә укыган елларында самбо белән дә шөгыльләнәләр, тренер Кираметдин Кәлимуллиннан дзюдо серләрен дә үзләштерәләр. Һәм, хәтта, спорт мастерлыгына кандидат нормасын да үтиләр.
КАИда укыганда, Зирәк парашют спорты белән мавыга. ДОСААФтагы парашютчылар клубына йөрүчеләр, билгеле бер көннәрдә Биектау районындагы Кыркачык авылы янындагы аэродромда самолеттан парашюттан сикерәләр. Зирәк парашют спорты буенча беренче разряд нормасын да үти. КАИда укыган чагында аны армиягә алалар. Бу 1979 елның 5 октябре була. Үзен озату өчен, әти-әнисе Казанга килергә теләсә дә, егет ризалашмый...
Татарстаннан хәрби хезмәткә алынган 90 егетне (тулы бер вагон!) Ташкент янындагы Чирчик шәһәрендә урнашкан һава-десант полкына китерәләр. Ә инде декабрь азагында хәрби ант бирүгә, аларны Таҗикстанның Жар-Курган аэродромы аша Әфган ягына озаталар. Шул рәвешле, 1980 елның 13 гыйнварыннан, "Совет армиясенең чикле контингенты"ның бер солдаты булган Зирәк өчен гадәти хәрби тормышны сугыш мәхшәре алмаштыра.
Ә әти-әнисе өчен, Зирәк Ташкент янында армия хезмәте үтә булып санала. Дөрес, улларына дип, Чирчиктагы частька салган акчаның "адресат выбыл" язуы белән кире кайтуына аптырый алар. Солдат уллары хатларындагы штампта Дүшәнбе, Одесса, Киев яисә башка шәһәр исемен күреп тә, Миңниса белән Мәсүм сәерсенәләр.
Шулай күпме дәвам итәр иде икән. Ата-ананың җан тынычлыгын алып, ямьле җәй уртасында 44585нче кыр почтасыннан, хәрби часть командирыннан рәхмәт хаты килеп төшә. Улларының Совет армиясе отличнигы исеменә лаек булуы турында укыгач, әти-әнисе чиксез горурлык хисе кичерә. Рәхмәт хатындагы "Ваш сын, выполняя интернациональный долг по оказанию помощи Демократической Республике Афганистан в деле защиты Апрельской революции, проявляет образцы мужества, героизма, умение работать с полным напряжением сил", дигән юлларга килеп җиткәч, үз күзләренә ышанырга теләмичә, кат-кат укыйлар.
Рәхмәт хатын бер читкә алып куялар да, улларының өчпочмаклы хатларын алып, штамплардагы датаны карыйлар. Ул чагында алар каян белсен соң Әфганстандагы солдатларга баштагы айларда өйләренә хат язуның катгый рәвештә тыелганын, ә уллары Зирәкнең Союзга очучы самолетларның пилотлары аша үзләренә хәбәр юллау җаен табуын...
Заманында КГБда эшләгән Мәгъсүм Мөхсинов, совет системасында тәрбияләнгән һәрберебез кебек үк, үз Ватанының чын патриоты буларак, командирга җавап хаты юллый. Патриотик рухлы ул хатны сафка тезелгән солдатлар каршында укыганда, Зирәкнең сигез иптәше белән хәрби заданиегә киткән вакыты була, частька аларның икесе генә әйләнеп кайта...
Герат, Мазари-Шариф, Чагчаран, Кандагар, Гардез, Хост, Кабул, Джелалабад, Файзабад - болар Әфганстанның Зирәкләр часте хәрби операцияләр уздырган шәһәрләре һ.б. Зирәк үзе 56нчы десант-штурм бригадасында СПГ-9ның гранатометчы-төзәүчесе булып хезмәт итә.
Күпме яудашларын җуйган Зирәк Мөхсинов өчен Әфган сугышы 1981 елның 27 декабрендә, хәрби хезмәт срогы тулгач тәмамлана. Ул чор хатирәләре булып, "Воину-интернационалисту" күкрәк билгесе, "Воину-интернационалисту от благодарного афганского народа" медале һ.б. сугышчан бүләкләр саклана да, сугыш дәһшәте, һәлак булган яудашлары белән бәйле хатирәләре йөрәгендә төзәлмәс ярадай яна...
Хәрби дисциплинага күнеккән Зирәк тыныч тормышта да өстенә милиция формасы кия. Алабуга милиция мәктәбендә укый. СССР эчке эшләр министрлыгына караган Мәскәү юридик академиясенең Казан филиалын читтән торып тәмамлый. Түбән Кама эчке эшләр идарәсен Дәүфит Хәмәдишин җитәкләгән чорда, утыз биш яшендә лаеклы ялга китә ул. Милиция майоры Зирәк Мөхсиновның тырыш хезмәте Почет билгесе ордены һ.б. белән бәяләнә.
Энесе Айрат исә армия хезмәтенә 1984 елның 7 маенда китә. Әле армиягә алынганчы ук, Айрат та Казандагы өйрәтү-авиация үзәгендә махсус хәзерлек үтә, парашюттан да берничә мәртәбә сикерергә өлгерә. Ул совет гаскәрләренең Үзәк группасында, Чехославакиядә хезмәт итә. Һава-десант гаскәрләрендә отделение командиры була. Аларның часте Прагадан 40 чакрымлап ераклыкта, Милавицадагы хәрби шәһәрчектә урнаша. Часть янында хәрби аэродром да була. Аэродромны шул тирәдәге чех авылы исеме белән, "Божий дар" дип йөрткәннәр. Ябык гарнизондагы казармаларда яшәгәннәр. Ул казармаларның үзебезнекеләре сүтеп җыела торган булган, ә кайберләре фашистлардан ук калган. Аларны ягып җылыту өчен китерелгән ташкүмерне бушату да сроклы хезмәттәгеләр өстендә булган. Таулар, юеш климат... Авыл кешеләре совет солдатларын якын итсә дә, Америка пропагандасы үзен сиздергән шәһәрләрдә аларны бик үк өнәп бетермәгәннәр. Шуңа күрә дә, гарнизоннан чыкканда берничә машина бергә йөргән...
1985 елның 9 маенда Прагада уздырылган Җиңү парадында катнашулары, көзен полигонда зур масштаблы хәрби өйрәнүләр уздырылганы исендә калган. НАТО блогы илләренә күрсәтү өчен уздырылган бер айлык ул өйрәнүләр Совет армиясенең куәтен дөньяга танытуга тиң булып, СССРныңһәм социализм илләренең бердәмлеге сагында көчле армия һәм аның ныклы хәзерлекле солдатлары торуын тагын бер кат раслаган.
1989 елда безнең армия Чехославакиядән чыгарылган. Заманында Айрат кебек безнең совет солдатлары маршировать икән үзәк плацта солдат итекләренең тигез атлау тавышлары күптән онытылган. Туып-үскән шәһәре Түбән Камада яшәүче, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Айратның ул якларга барып чыккан хезмәттәшләре үзәк плацта агачлар үсеп чыкканын күреп кайтканнар.
Аталы-уллы Мөхсиновлар фикеренчә, хәзерге вакытта яшьләрне акчага табындыра торган идеологиядән арындырып, Ватаныбызның чын патриотлары итеп тәрбияләү, ә Россия армиясен совет чорындагы дәрәҗәсенә күтәрү дәүләткүләм идеология булырга тиеш. Бөек Ватан сугышында һәлак булган Мөгътәсимнең дәвамчылары - Ватан алдындагы бурычын үтәп Польшада хезмәт иткән Мәгъсүмнең, Әфган сугышы дәһшәтен үз җилкәсендә күтәргән Зирәкнең, Чехославакиядә СССРның һәм социализм җиңгән илләрнең бөтенлеге сагында торган Айратның бу фикерләре белән кем генә килешмәс икән?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: