Туган як

Кытай чигендәге заставада

28 майда билгеләп үтелә торган Чик сакчылары көненә безнең гаиләдә һәрвакыт аерым игътибар булды. Чөнки ирем Фәрит заманында чик сагы офицеры иде. Ул инде күптән бакый дөньяга күчте, әмма минем өчен бүген дә Чик сакчылары көне күңел хатирәләрен яңарта торган истәлекле бәйрәм булып кала. Фәрит Хәбибуллинны Түбән Камада әле күпләр,...

28 майда билгеләп үтелә торган Чик сакчылары көненә безнең гаиләдә һәрвакыт аерым игътибар булды. Чөнки ирем Фәрит заманында чик сагы офицеры иде. Ул инде күптән бакый дөньяга күчте, әмма минем өчен бүген дә Чик сакчылары көне күңел хатирәләрен яңарта торган истәлекле бәйрәм булып кала.

Фәрит Хәбибуллинны Түбән Камада әле күпләр, бигрәк тә өлкән һәм урта яшьтәгеләр яхшы хәтерлидер. Ул республикабызның танылган журналистларыннан берсе иде, 1972-1984 елларда "Социалистик Татарстан» газетасының Түбән Камада үз хәбәрчесе булып эшләде. Аның язмалары "Ленин нурлары" газетасында ("Туган як" әле ул чагында юк) еш басылып килде. Ә менә Фәритнең заманында чик сакчысы булып хезмәт итүе, застава начальнигы вазифасына кадәр күтәрелүе турында белүчеләр, булса да, бик аздыр.

Фәрит 1948 елда, унсигез яшендә солдатка китеп, чик буенда хезмәт итә. Бик яхшы хезмәт иткәне, үзен башкаларга үрнәк итеп күрсәткәне өчен (чик бозучы куркыныч җинаятьчене тотуда да катнашкан әле), аны Каменец-Подольский шәһәрендәге чик сакчылары мәктәбенә җибәрәләр. Анда 1950-1952 елларда укыганнан соң, аңа СССР Дәүләт куркынычсызлыгы министры боерыгы белән кече лейтенант званиесе биреп, Ерак Көнчыгышка, Кытай чигенә җибәрәләр. Башта ул застава начальнигы урынбасары, аннары инде үзе застава начальнигы була.

1953 елда Фәрит ялга кайткач, без өйләнешеп, мин дә аның белән Ерак Көнчыгышка киттем. Ниһаять, Кытай чигендәге Петровка заставасына барып җиттек. Ул Уссури тайгасында, табигатьнең бик матур почмагында урнашкан, анда нинди генә агачлар, үсемлекләр, җәнлекләр, кош-кортлар юк - әкият дөньясы инде.

Петровка дигәннән, ул исемнең дә тарихы бар икән. Застава - хәрби штабтан 30 километр ераклыкта, ә анда бару юлында Петровка авылы бар. Шул авыл егете Петров хәрби бурычын үтәгәндә геройларча һәлак булган, һәм аның исемен мәңгеләштереп, авылга да, заставага да биргәннәр. Авылда Советлар Союзының төрле почмакларыннан килеп урнашкан төрле милләт вәкилләре яши иде. Без Бикчәнтәев фамилияле башкорт гаиләсе белән аралаштык. Мин ул авылдагы партия оешмасында исәптә тордым. Заставадан 20 километр ераклыктагы авылга, атка атланып, кораллы солдат озатуында бара идек.

Шул чор белән бәйле бер вакыйга күңелемә онытылмаслык булып кереп калды. 1954 елның 12 мартында СССР Югары Советына депутат сайлау билгеләнгән иде. Мин - Петровка авылындагы участок сайлау комиссиясе секретаре. Ул вакытта сайлау участоклары иртәнге сәгать 6да ачыла иде, комиссия әгъзаларына бер сәгать алдан шунда булырга кирәк. Комиссия рәисе заставага шалтыратып, мине телефонга чакырды һәм авылга кичтән үк килүемне үтенде.

Шимбә - заставада ыгы-зыгылы, чөнки мунча көне. Аннары, кичке аштан соң, кино күрсәтелә. Мин сабыр гына үземне авылга илтеп куюларын көтеп утырам. Ләкин әле бу тиз генә булмый икән. Иремнең мине авылга илттерү турында гамендә дә юк. Тыныч кына үз эшләре белән йөри бирә, солдатларны кино караудан аерасы килмәгәндер инде. Ә миңа әледән-әле телефоннан шалтыратып, чакырып торалар... Инде сабырлыгым бетеп, яшьлек тәвәккәллеге белән кичке сәгать тугызда авылга юл тоттым. Застава капкасыннан әйбәт кенә үтеп киттем, тоткарлаучы булмады. Югалган энәне дә табып булырлык якты, айлы төн. Юлның ике ягында куак-агачлар. Һава тын, яфрак селкенгәне дә ишетелми.

Чү! Сул ягымда ниндидер кыштырдау ишетәм, туктап, тыңлап торам. Мин туктагач, кыштырдау да бетә, атлыйм - янәшәмдә, куаклар артында, кемдер атлый... Нәрсә уйларга да белмим. Чик сакчысы түгелдер, дим, чөнки мине туктатып, заставага кайтарыр иде. Берәр җәнлек дисәм, сулаган, ырылдаган тавышы ишетелер иде. Бер йөгерәм, бер атлыйм, күренмәгән "сакчы" да миннән калышмый. Шулай итеп, өч километр чамасы юл үттек. Бу хәлнең ахыры ни булып беткән булыр иде, әйтүе кыен, ярый әле, минем арттан җигүле ат килеп җитте һәм без авылга төн уртасында исән-имин барып кердек.

Шушы вакыйгадан соң ярты гасырдан артык вакыт үтсә дә, Ерак Көнчыгыштагы ул айлы төн, янәшәмдә сабыр гына атлаган "сакчы" минем күңелемдә аңлашылмаган сер булып сакланып калды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: