Туган як

Кырык елдан соң...

Ватан сакчылары көненә бер атна кала, кибеттә арбага азык-төлек тутырып йөргәндә, ниндидер бер ир эндәште: - Сез Смоленскида хезмәт итмәдегезме? Озын буйлы бу кешегә карап, кем соң әле дип, искә төшерергә тырышам. Ә ул сүзен дәвам иттерә: - 55135нче хәрби часть, лейтенант Ткачев взводы. Аның урынбасары сержант Беседин иде... Моны...

Ватан сакчылары көненә бер атна кала, кибеттә арбага азык-төлек тутырып йөргәндә, ниндидер бер ир эндәште:

- Сез Смоленскида хезмәт итмәдегезме?

Озын буйлы бу кешегә карап, кем соң әле дип, искә төшерергә тырышам. Ә ул сүзен дәвам иттерә:

- 55135нче хәрби часть, лейтенант Ткачев взводы. Аның урынбасары сержант Беседин иде...

Моны ишеткәч, аңа текәлебрәк карадым. Һәм бик күптәнге вакыйгалар мизгел эчендә күз алдымнан узды. 1971 елның көзендә армиягә алынып, хәрби хезмәтне башлаган көннәр. Без - Смоленск шәһәрендәге алты айлык «учебка», ягъни хәрби мәктәп курсантлары. Взводтагы егерме дүрт солдат арасында дүртебез генә Татарстаннан идек...

- Нәҗип! Мөхәммәтшин! - дип, ниһаять, танып алдым мин аны. Һәм дөньябызны онытып, истәлекләргә кереп чумдык...

1972 елның язында «учебка»ны тәмамлагач, безне Стратегик максаттагы ракета гаскәрләренең төрле дивизияләренә тараттылар. Истәлек булып, взвод белән төшкән бердәнбер фото калды. Алга таба мин Калинин өлкәсендәге Бологое шәһәре янында хезмәт иттем, ә Нәҗип Ленинград өлкәсендәге Кингисепп тирәсенә җибәрелгән. Смоленскидан алып киткәндә, кемнең кая эләгәсен әйтмәделәр, яшьлек вааемсызлыгы белән, өй адресларын да алмаша белмәгәнбез. Ул чакта әле андый исәп юк, чөнки тагын ел ярым хезмәт итәсе бар, ә «гражданский» тормыш - бик еракта... Хәрби хезмәт ахырына якынлашып, «дембель»гә әзерләнгәндә генә, дусларың белән адреслар, истәлеккә фотолар алмаша башлыйсың. Ә инде армиядән кайткач, уку, эш һ.б. тормыш мәшәкатьләренә чумасың. Полкташларың белән хәбәрләшергә вакыт таба алмыйча, ел арты ел үтә. Тормышның көзе җиткәч кенә, күңелдә ниндидер бер сагыш хисе уяна - яшьлектәге дуслар искә төшә, үзләре белән очрашып сөйләшәсе, уртак хатирәләрне яңартасы килә башлый...

Шуңа күрә дә, солдат тормышының беренче айларын бер казармада үткәргән, аннан соң бер мәртәбә дә күрешмәгән Мамадыш егете Нәҗипне очрату да күңелне кузгатып, гомер буе сагындырган хәрби хезмәт елларына кайтаргандай булды.

- Мамадыштан китүемә, күбрәк, военкомат сәбәпче булды, - ди Нәҗип, уенын-чынын бергә кушып. - Армиядән кайткач, аптыраттылар гел чакыртып: син радиотелеграфист, военкоматның радиостанциясен көйлисе бар, диләр, шунда дежур торуымны да сорыйлар... Икенче сәбәбе дә бар иде: өйләнгәч, квартир кирәк бит, шуңа күрә киттем Түбән Камага...

Хәзерге вакытта «Нефтехим»ның олигомерлар заводында эшләүче Нәҗип белән икенче көнне редакциядә очрашкач та, сөйләшеп сүзләр бетәрлек түгел иде. Ни генә әйтсәң дә, армия еллары - иң истәлекле, гомергә онытылмас чор. Ә инде кырык ел күрмәгән «служак» белән очрашуның нинди зур вакыйга булуын әйтеп тә торасы юк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: